Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Питрәчле Андрей Евстигнеев үз һөнәрен очраклы гына сайламаган

Андрей Евстигнеев кечкенәдән төзүче булырга, әтисе юлын дәвам итәргә хыялланган.

Соңгы елларда район бик нык үзгәрде. Уңайлы йортлар, фатирлар, заманча  мәгариф учреждениеләре, мәдәният һәм спорт объектлары барлыкка килде. Бу эштә чын профессионаллар - төзүчеләр, үз һөнәрен яратучылар зур өлеш кертә.

Андрей Евстигнеев кечкенәдән төзүче булырга, әтисе юлын дәвам итәргә хыялланган. Аның әтисе Анатолий Николаевич районның төзелеш оешмаларының берсендә ташчы булып эшләгән. 
Балачакта ул әтисе янына эшкә барып, аның ничек эшләгәнен күзәтеп, карап торырга яраткан, ничек итеп бер-бер артлы йортлар калкып чыкканын үз күзләре белән күргән. 
Әкренләп үз хыялына таба барган. Һәм ул тормышка ашкан да. Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң Андрей Казан төзелеш көллиятенә укырга керә. Аны уңышлы тәмамлап, 1993 елда туган ягы Питрәчкә кайта һәм «Строитель +» ҖЧҖда төзелеш мастеры булып эшли (элекке СМУ). Аның беренче зур объекты район үзәгендә төзелгән балалар иҗаты йорты. Вакытлар узу белән Андрей Анатольевич катнашында Питрәчтә һәм районда күп кенә социаль объектлар төзелә.
Бу  - үзәк хастаханәнең терапия корпусы һәм спорт мәктәбе, аның җитәкчелегендә ДОСААФ бинасында, икенче мәктәптә, Шәледәге «Тургай» балалар бакчасында, Питрәчтәге «Каенкай» балалар бакчасында, авыл клубларында капиталь ремонт  эшләнде. Мәсәлән, Богородск авылында. 
Күпме торак комплекслар, йортлар төзелгән! Аларны санап бетерерлек түгел. Бу - Перчков һәм Казан урамнарында микрорайон, Ленино-Кокушкинода күп катлы йортлар. Ә кечкенә генә Осиново бистәсе чын шәһәрчеккә әверелде. Әлбәттә, барлык төзелеш объектларын да санап бетерерлек түгел. Бирегә балалар шәһәрчеге дә керә, ул  күп еллар дәвамында  нәни питрәчлеләрне сөендерде. 

Бу коллектив белән башкарылган хезмәт нәтиҗәләре, - ди Андрей Анатольевич, - дистәләрчә белгеч-профессионаллар хезмәте. Төзелгән барлык биналар да торак пунктларның бизәге булып тора, һәм иң мөһиме - алар кешеләргә шатлык китерә. 

Андрей Евстигнеев утыз елга якын гомерен яраткан эшенә багышлаган. Шул вакыт эчендә туган районы гына түгел, күрше районнар да күзгә күренеп үзгәрде. Һәм монда, һичшиксез, Андрейның да өлеше зур. Питрәч төзүчеләре катнашында Лаеш районында ФАП һәм балалар бакчасы, Чистайда 155 фатирлы күп катлы йортлар төзелде, хәзерге вакытта язмам герое Яшел Үзәндә хастаханә төзү белән мәшгуль. 

Заманча технология төзелеш эшләрен ел әйләнәсе алып барырга мөмкинлек бирә, - дип дәвам итте әңгәмәбезне прораб. - Төзелеш материаллары, техника эшне хәтта салкыннарда да туктатып тормаска мөмкинлек бирә. Төзүчеләрнең мөмкинлекләре дә элеккегегә караганда күбрәк. Даими рәвештә яңа төзелеш материаллары, технологияләр  барлыкка килә. Шуңа күрә яңа, заманча объектлар төзергә тырышабыз. Минем буш вакыт күп түгел, күбесенчә эштә. Бу һөнәрне сайлавыма үкенмим. Минем эшем - төзү. Һәр объектны тиз, иң мөһиме - сыйфатлы һәм озак елларга җитәрлек итеп эшләргә кирәк. Башкарылган эштән һәркем канәгать калырлык итеп эшләргә тырышабыз.

Үз хезмәте өчен Андрей Евстигнеев берничә тапкыр дипломнар, мактау грамоталары белән бүләкләнгән. Ул Россия төзүчеләр Берлеге Президентының «Төзелеш даны» Мактау билгесе иясе.
30 ноябрьдә Андрей Анатольевичның юбилее иде, аңа 50 яшь тулды.  Киләчәктә дә ул безне бик күп матур объектлар төзеп  сөендерер әле.  Ә без, үз чиратыбызда, аңа нык сәламәтлек, гаилә бәхете телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X