Алга (Вперед)
  • Рус Тат
  • Питрәчле Рәмис Гайнуллинның атларга булган мәхәббәте балачактан килә

    Атлар элек-электән авылда беренче ярдәмчеләр булып торган. Татар Тау Иле авылыннан Рәмис Гайнуллин аларга кечкенәдән гашыйк

    Элек туган авылыбыздагы ат абзарына йөрүебезне хәтерлим. Ат караучыларга булыша торган идек, шуның өчен алар безгә атта йөрергә рөхсәт иттеләр, - дип сөйләде Рәмис.

    Ул чакта ук язмышын шушы хайваннар белән бәйләү турында уйланган ул. Сигезенче сыйныфтан соң ат караучы булып эшкә урнаша. Остазы -  туганнан туган абыйсы Рамил була. Ул әле дә аңа эшендә ярдәм итә.
    Бервакыт бабасы Габдулла Рәмискә тай бүләк итә. Шул чакта анда атлар асрау теләге туа. Башта атны үз ишегалдында тота. Вакыт узу белән бина сатып алалар, реконструкция үткәрәләр. Шулай итеп заманча ат абзары барлыкка килә. 

    Хәзер бездә чиста токымлы һәм җирле токымлы 35 ат бар. Алар көн буе махсус урында йөриләр, ә кичкә  атларны аерым боксларга ябабыз. 
    Гадәттә, печән һәм солы ашатабыз. Бездә солы һәм үлән басулары бар. Җәй коры булуга карамастан, кышлату өчен җитәрлек азык әзерләдек. Кайчагында монда төн кунарга да туры килә. Бигрәк тә бияләр тайлаганда, - диде әңгәмәдәшем.

    Ат абзарында чиста, барысы да җыештырылган, азык бар. Рәмис чын хуҗа һәм үз эшен ярата. Төп шөгыленнән  тыш, Рәмис «Нью-Холланд» комбайны штурвалы артына утыра. 

    Безнең хуҗалыкка бу комбайннарны алып кайткач, яңа һөнәрне үзләштерергә булдым. Бу миңа бик ошады, хәзер инде ун елдан артык уңыш җыюда катнашам. Бу вакытта ат абзарында мине ике  туган энекәшем Раил алыштыра. Атларым турында  да онытмыйм, - ди Рәмис. 

    Ул үз атларын ярышларга актив әзерли. Ат чабышларында яхшы әзерлекле атлар гына җиңә ала, монда очраклы җиңүләр булмый. 3 ел элек Рәмис атларының берсе Казахстанда узган Халыкара ярышларда икенче урынны алган иде.
    Алда яңа ат чабышлары көтә, ә моның өчен атларны әзерләргә, тренировкалар үткәрергә кирәк. Киләчәктә дә яңа җиңүләр булыр, дип ышанабыз. Терлекче үз эшен бөтен осталыгын, тәҗрибәсен, күңелен биреп эшли.


    ТЕМАНЫ ДӘВАМ ИТЕП

    Безнең районда 614 баш төрле токымлы ат бар, шуларның 202се – авыл хуҗалыгы оешмаларында, 308е - КФХларда, 104е - шәхси ярдәмче хуҗалыкларда.

    Иң күп атлар «Казан» атлар заводында – 176 баш,  крестьян-фермер хуҗалыклары: «Е.Н.Золина»   - 120, «Ф.А.Семенов» – 69, «М.З.Хәйруллин» – 51 һәм  «Р.Ф.Гайнуллин» -  35 баш, – дип санап чыкты районда терлекчелек буенча консультант Хәлим Гатиатуллин. 

    Ат үрчетүчеләр Бөтенроссия һәм республика ярышларында актив катнашалар, призлы урыннар алалар. Федераль дәрәҗәдәге Сабантуйда «Р.Р.Нургалиев»    шәхси ярдәмче хуҗалыгыннан «Тулпар» кушаматлы айгыр татар токымнары арасында икенче, Мамадышта узган республика ярышларында өченче урынны алды. «Р.Ф.Гайнуллин» КФХдан «Зодиак» кушаматлы айгыр Арчада  үткән ярышларда беренче урынны яулады, Пимәрдән  шәхси ат тотучы Рашат Булатовның «Кашка» кушаматлы биясе – икенче урынны алды. 

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: