Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Питрәчле Россиянең иң яхшы идарәчеләре белән бергә укулар узды

«Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм мәшгульлеккә ярдәм итү» илкүләм проекты кысаларында узган ел «Җитештерүчәнлек лидерлары» программасы буенча предприятиеләр җитәкчеләрен укыту башланды. «Кощак кирпеч заводы»ның смена башлыгы Эдуард Егоров үз осталыгын арттырырга теләк белдерде. Ул барлык этапларны да уңышлы узды, квалификацияне күтәрү турында таныклык алды, ә иң мөһиме – зур тәҗрибә туплады. Эдуард Павлович безнең хәбәрчебез Люция Сираҗиева белән тәэсирләре белән уртаклашты.

- Эдуард Павлович, сез ничек укуда катнашуга ирешә алдыгыз?
- Мин эшли торган предприятие җитәкчелеге безгә, филиалларның кайбер хезмәткәрләренә уку өчен гариза бирергә тәкъдим итте. Без бик теләп ризалаштык һәм соңрак чакыру алдык. Унынчы төркемгә эләктек, илебезнең төрле шәһәрләреннән һәм авылларыннан белгечләр белән бергә укыдык. Теория Мәскәүдә узды. Без төрле тармак лидерлары һәм практик укытучылар белән аралаштык, аннан соң көндезге һәм дистанцион дәресләр уздык. Өч айдан соң барысын да төрле предприятиеләргә стажировка үтәргә җибәрделәр.
- Сезне кая җибәрделәр?
- Мин стажировканы Яр Чаллы шәһәрендә уздым. Сигез кешедән торган минем командада Ставрополь, Приморье крайларыннан килгән катнашучылар бар иде. Предприятиедә без җирле хезмәткәрләр белән сөйләштек, цехны карадык, җиһазлар белән таныштык, төп проблемаларны ачыкладык. Безгә аларны бетерү буенча проект булдырырга һәм якларга кирәк иде. Минем фикеремчә, безнең төркем бурычны уңышлы үтәде.
- Сезнеңчә, бу укулар сезнең өчен файдалы булдымы?
- Әйе, әлбәттә. Мин үзем өчен бик күп яңа һәм кызыклы нәрсәләр белдем, зур тәҗрибә тупладым, башка шәһәрләрдән килгән хезмәттәшләрем белән таныштым, Россиянең иң зур предприятиеләренең ничек эшләвен белдем.
- Эдуард, сезнең белемле, перспективалы белгеч булуыгыз күренеп тора. Сезгә авылда үзегезне тагы да камилләштерү, үстерү  өстендә эшләү авыр түгелме?
- Юк. Мин заводка 2012 елда гади эшче булып эшкә килдем, аннары мине югарырак вазыйфага билдгеләделәр. Мине бәяләүләрен күрәм, ышаналар, күп очракта миңа таяналар, минем фикерләремне тыңлыйлар. Мин үзем дә үсәргә телим, һәм шуның белән бергә  үзем эшли торган предприятиене үстерергә телим. Әлегә мин мондаүземнең кирәклегемне тоям.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса