Питрәчлегә наркотик чаралар саклаган өчен мәҗбүри эшләр билгеләнгән
Тыелган матдәләрне юл-патруль хезмәте хезмәткәре ачыклаган.
Питрәч район суды наркотик чарасы тапкан кешегә карата җинаять эшен карады.
Февраль аенда юл-патруль хезмәте хезмәткәре "Казан-Шәмәрдән" автомобиль юлында шоферны туктаткан. Аны полиция терәк пунктына алып кайтканнар һәм шәхси тикшерү барышында аның кесәсеннән 0,43 грамм наркотик чара табып алганнар. Ул аны үз кулланышы өчен саклаган.
Суд хөкем ителүчене җинаять кылуда гаепле дип тапты һәм аңа 240 сәгать мәҗбүри эш рәвешендә җәза билгеләде, - дип билгеләп үтте суд пресс-секретаре А.М. Габделганиева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа