Питрәчлеләр 2022 елда төзекләндерү өчен парклар һәм ишегалларын сайлый ала
Тавыш бирү 30 майда тәмамланачак.
26 апрель көнне ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында 2022 елда төзекләндереләчәк җәмәгать киңлекләре һәм ишегаллары өчен тавыш бирү башлана.
Тавыш бирү «Опросы жителей» сервисында һәм «Услуги РТ» мобиль кушымтасында узачак һәм 30-нчы майда тәмамланачак.
Иң күп тавыш җыйган парклар һәм скверлар «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль программасы буенча, ә йорт яны территорияләре – «Безнең ишегалды» республика программасы буенча төзекләндереләчәк. Шул ук вакытта топ-200 ишегалды территориясе төзеләчәк, әмма ахыргы карарны кабул итеп, муниципалитетлар җирле халыкның активлыгына һәм һәр аерым алынган территориядә яшәүчеләрнең санына таяначак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа