Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Питрәчлеләр бакчачылар бәйрәмендә катнаштылар

«Казан» агросәнәгать паркы территориясендә "Бакча" Татарстан Республикасы бакчачылары бәйрәме узды.

Фестиваль программасында Татарстан Республикасының әйдәп баручы бакчачылык ширкәтләре продукцияләре күргәзмәсе, лекторийлар һәм бакчачылык клубларыннан мастер-класслар, бакча кирәк-яраклары ярминкәсе, техника, үрентеләр, күңел ачу программасы булды.
Бәйрәмдә безнең район бакчачылары да үз продукцияләрен тәкъдим иттеләр. Делегацияне район башлыгы Илһам Кашапов җитәкләде. Экспозициядә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та булды.
Күргәзмә-фестивальне оештыру һәм үткәрүдә актив катнашканы һәм Татарстан Республикасы бакчачылык тармаган үстерүгә зур өлеш керткәне өчен район Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: Питрәч, бакчачылар бәйрәме

2
X