Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Питрәчлеләр, балаларга тиешле акча алуга гариза язарга соңга калмагыз

Агымдагы елның 1 октябреннән соң гаризалар кабул ителмәячәк.

Россия Пенсия фондының Татарстан Бүлекчәсе исегезгә төшерә: балаларга тиешле айлык һәм ай саен бирелә торган акча түләүне сорап моңа кадәр мөрәҗәгать итмәгән гаиләләрнең гариза язарга тагын ике атна вакытлары калып бара. 
3 яшькә кадәрге һәм 3 яшьтән 16 яшькәчә балаларга тиешле түләүләрне сорап гаиләләр 30 сентябрьгә кадәр мөрәҗәгать итә алалар.
Акча түләүне сорап язган гаризаны Дәүләт хезмәтләре порталы аша юлларга күпфункцияле үзәк яисә Пенсия фондының клиентлар белән эшләү хезмәтенә килеп тапшырырга мөмкин.
Гаризада гариза язучы һәм түләү тиешле баланың шәхси мәгълуматларыннан тыш акча күчерелергә тиешле кредит оешмасының реквизитлары һәм гариза язучының счет номеры да күрсәтелергә тиеш. Акча башка кеше счетына күчерелми. Өстәмә документлар соралмый. 3 яше тулмаган яисә 3 яшьтән 16 яшькә кадәрге баларның опекуннары яки попечителләр гаризаны күпфункцияле үзәккә яисә Пенсия фондының клиентлар белән эшләү хезмәтенә барып бирергә тиеш. Гариза белән мөрәҗәгать итүченең шәхесен һәм опекунның вәкаләтен раслаучы докуметлар да кирәк булачак.

Тулырак мәгълуматны Татарстан Пенсия фонды Бүлекчәсенең контакт үзәгендәге 8-800-600-0-357 телефоны буенча алырга мөмкин.

Россия Пенсия Фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсенең контакт үзәге 8-800-600-0-357.

Татарстан Республикасы Питрәч районы Пенсия фонды идарәсе – 8(84367)30478, 30481.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса