Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Питрәчлеләр, бердәм реестрга мәгълүмат бирегез

Юридик затлар һәм шәхси эшмәкәрләр тарафыннан кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларының мәгълүматларын бердәм реестрга кертергә кирәк.

Федераль салым хезмәте кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларының бердәм реестры операторы булып тора. Бердәм реестр - ачык мәгълүматлар базасы, аның ярдәмендә предприятиенең яки шәхси эшмәкәрнең кече һәм урта эшмәкәрлеккә каравын ачыкларга була. Гамәлдәге законнар әлеге реестрга кертелгән субъектлар өчен кайбер ташламаларны күздә тота.
Бердәм реестрга юридик затлар һәм шәхси эшмәкәрләр турында белешмәләр кертү һәм мондый мәгълүматларны әлеге реестрдан төшереп калдыру агымдагы елның 1 июленә салым органнарында булган белешмәләр нигезендә гамәлгә ашырыла.
Алдагы календарь елында хезмәткәрләрнең исемлек буенча уртача саны турында мәгълүмат салым түләүчене бердәм реестрга кертергә мөмкинлек бирүче төп документларның берсе булып тора. Юридик затлар, шәхси эшмәкәрләр тарафыннан белешмәләр бирмәү мондый юридик затлар яки шәхси эшмәкәрләр турында белешмәләрне реестрдан төшереп калдыру өчен нигез булып тора. Шуңа күрә салым органнары барлык бизнес вәкилләренә хезмәткәрләрнең исемлек буенча уртача саны турындагы мәгълүматларның “ачык мәгълүматлар” бүлегендә яки Россия Федераль салым хезмәте сайтында “үтә күренмәле бизнес” онлайн-сервисында булуын тикшерергә тәкъдим итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса