Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Питрәчлеләр, дымлы салфеткалар сайлый беләсезме?

Коронавирус безне антисептиклар кулланырга, үзебез белән һәрчак дымлы салфеткалар, зарарсызландыручы сыекчалар йөртергә өйрәтте.

Бүген күпләр дымлы салфеткалардан башка яши алмый. Алар бик җайлы. Кул юарга мөмкинлек булмаганда, юлда бик кирәк. Аларның төрлесе була. Әйдәгез, дөрес сайларга өйрәнәбез.
Иң башта аларның савытына игътибар итегез, анда дерматологик контроль үтелү хакында язылган булырга тиеш. Кайчан чыкканы һәм саклану вакыты турында да мәгълүматка игътибар итегез. Салфеткаларның савыты герметик булсын.
Куллар өчен тәгаенләнгән салфеткада антибактериаль матдәләр була. Спиртлы салфеткалар күпчелекне тәшкил итә. Ләкин онытмагыз, коры тиреле кешеләргә алар килешми, тирене ныграк киптерә генә.
Бит тиресе өчен салфеткалар ике төрле була. Макияжны бетерү өчен һәм дымландыра торган. Аларда спирт булырга тиеш түгел. Дымландыручы салфеткаларда термаль су һәм дәвалый торган үлән экстрактлары, ә косметиканы ала торганнарда чистартучы матдәләр булу мөһим.
Балалар өчен махсус салфеткалар эшләнә. Алар ялкынсынуларга каршы чара булып та тора. Яңа туган балалар өчен тәгаенләнгән салфеткаларның исе булмаска тиеш. Шуңа аллергия китереп чыгармыйлар. Балалар салфеткаларында спирт булмый.
Кайбер салфеткалар зур булмаган яралар, тырналу, бәрелүләрне дәвалау өчен дә файдалы. Чөнки аларда дәвалый торган үлән сутлары, кайбер витаминнар була.
Салфеткаларны кулланыр алдыннан кулның беләзектән алып терсәккә кадәр бер урынына сөртеп карарга кирәк. Бернәрсә дә булмаса, бер сәгатьтән соң аларны кулланырга була.


Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса