Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Питрәчлеләр, әгәр кадастр инженерын сайлыйсыз икән

Татарстан Росреестрында кадастр инженеры хезмәтләренә мөрәҗәгать итәргә туры килсә, нәрсәләргә игътибар бирергә кирәклеге турында сөйләделәр.

Әлеге пландагы белгеч күчемсез милекне рәсмиләштергәндә кирәк булган техник документацияне әзерли, башта җир кишәрлекләре һәм капиталь төзелеш объектлары чикләрен билгели, махсус җиһазлар ярдәмендә күчемсез милек объектларына характеристика бирә. 

Кадастр инженеры Татарстан Росреестры хезмәткәре түгел. Ул, килешү нигезендә, шәхси эшмәкәр яки юридик зат буларак, хезмәт күрсәтә. Без исә үз-үзен көйләүче оешмалар эшенә дәүләт күзәтчелеген алып барабыз, - дип аңлата Росреестрның ТР идарәсе җитәкчесе урынбасары Артем Костин.

Кадастр эшләрен башкаруга килешү төзер алдыннан питрәчлеләргә ведомство сайтында кадастр инженерларының рейтингы белән «кадастр инженерын сайла» битендә танышырга киңәш итәләр. Әлеге рейтингта һәр шундый белгечнең эшчәнлек нәтиҗәләре тәкъдим ителгән. Ул ай саен яңартыла.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса