Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Питрәчлеләр, кер сабынының барлык файдасын да беләсезме?

Белмәгән булсагыз, шаккатарсыз.

Грипп һәм томаудан котылу өчен борын куышлыгын кер сабыны эремәсе белән юалар.

Эт тешләсә, ярага инфекция эләкмәсен өчен җәрәхәттән канны агызып, кер сабыны эремәсендә тотылган марля белән бәйләп куялар.

Гөмбәчек авыруларына каршы да көрәшә. Моның өчен зарарланган урыннарны щеткага кер сабыны тидереп юарга да соңыннан тирене йод белән эшкәртергә кирәк.

Тәнегез җиңелчә пешсә, кызаруны бетерү өчен шул урынны кер сабыны белән ышкып куярга була.

Депиляциядән соң да тән кызармасын өчен кер сабыны сөртеп куялар.

Яңа теш щеткасына кичтән кер сабыны сөртеп калдырсагыз, иртәнгә ул дезинфекцияләнгән була.

Бәрелгән урынны кер сабыны белән ышкысагыз, кара янмас.

Чәчләрегез көчле булсын өчен айга бер тапкыр кер сабыны белән юыгыз, соңыннан уксус яисә лимон суты кушылган су белән чайкагыз.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: файдалы киңәшләр

2
X