Алга (Вперед)
  • Рус Тат
  • Питрәчлеләр матурлык турындагы фикерләре белән уртаклаштылар

    9 сентябрьдә Халыкара матурлык көне билгеләп үтелә. Ә 21 гасырда яшәүчеләр матурлыкны нидә күрә икән? Шул уңайдан без районда яшәүчеләрнең фикерләре белән кызыксындык.

    Күренекле рус язучысы Федор Достоевскийның «Дөньяны матурлык коткарыр!» дигән канатлы сүзләрен белмәгән кеше юктыр.  Бу сүзләр бүгенге көнгә кадәр актуаль генә түгел, ә халык арасында  төрле фикерләр тудыра. Бу хакта  әле дә төрле бәхәсләр бара. Һәрберебезнең матурлык турындагы фикере элеккечә үк субъектив булып кала бирә. Ә менә Федор Михайлович, бу уңайдан үз фикерен әйтеп, матурлыкның тынгысыз һәм мәңгелек дөньябызны коткару сәләтенә ия булуы турында белдергән.


    Нурия:


     

    Матурлыкны мин иң элек, күңел чисталыгында күрәм. Әгәр синең күңелең чиста икән, әйләнә-тирәдәге бар нәрсә матур күренә.  Кешенең тышкы кыяфәтенә генә карап, кеше матур дип әйтеп булмый. 
    Әле тагын матурлыкны мин кешенең башкаларга карата мөнәсәбәтеннән чыгып бәяләр идем. Хезмәттәшләр арасында дустанә, аңлашучан мөнәсәбәтләр булса, аннан да матуррак, яхшырак нәрсә юк.
    Ә инде табигать, аеруча да  чәчәкләр матурлыгына кем генә сокланмый икән! Затлы матур чәчәкләр бәйләмнәренә караганда, гап-гади кыр, бакча чәчәкләре аеруча да күңелгә якын, алар минем өчен иң матуры.


    Наталья:

    Табигатькә генә күз салыгыз әле,  андагы матурлыкка сокланмый мөмкин түгел. Кояш баеган чак, нинди матур бит! Күктәге болытлар нинди генә формага керми, бу табигать тудырган чын могҗиза.  Аллы-гөлле кыр чәчәкләрен бернинди матурлык белән дә чагыштырып булмый. 
    Ә хатын-кызның матурлыгына килгәндә, кешенең табигый  матурлыгын бернәрсә белән дә тиңләп булый, дип саныйм мин.
    Гомумән, кешенең матурлыгы -  бу аның күңеле, аның эчкерсез елмаюы, ихласлылыгы.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: