Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Питрәчлеләр районда уңай үзгәрешләрнең бер өлеше була алачак

24 апрельдә Бөтенроссия өмәсе узачак.

Иртәгә, чара кысаларында, питрәчлеләр төзекләндерүдә катнаша һәм районда һәм тулаем республикада уңай үзгәрешләрнең бер өлеше була алачаклар.

Анда теләге булган һәркем катнаша ала -  бергәләп йорт яннарындагы чүп-чарны җыештырыйк, ишегалларын, балалар мәйданчыкларын, ял итү урыннарын чистарак һәм матуррак итик.
Читтән торып төзекләндерү һәм экологик тәрбия мәсьәләләре буенча онлайн-лекцияләр һәм воркшопларны карарга мөмкин булачак.
«Уңайлы шәһәр мохите формалаштыру» Федераль проекты кысаларында төзекләндерелгән җәмәгать территорияләрендә чаралар оештырылачак. Өмәләр һәм акцияләр Кощак, Питрәч, Ленино-Кокушкино, Богородск һәм Шәле авылларында узачак.
Өмә шулай ук барлык ишегалды территорияләрендә, шул исәптән  «Безнең ишегалды» программасы кысаларында төзекләндерелгәннәрендә дә узачак.
Өмәләрдә халык волонтерлар белән дә аралаша алачак. Алар киләсе елда «Уңайлы шәһәр мохите формалаштыру» проекты исемлегенә районда нинди территорияләр эләгүе һәм анда нинди төзекләндерү элементлары барлыкка килергә мөмкин булуы турында сөйләячәкләр.

Бөтенроссия өмәсе 10.00 сәгатьтә башлана
6+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса