Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Питрәчлеләр Рөстәм Кәлимуллинны шәфкатьле, игелекле кеше буларак истә калдырачак

Хөрмәтле якташыбыз, мәрхүм Рөстәм Салихҗан улы Кәлимуллин турында гаилә дусты сөйләде

Рөстәм Кәлимуллинның вафат булуы аның әти-әнисе, хатыны, балалары өчен генә түгел, ә бәлки бөтен Питрәч районы өчен дә зур югалту булды. Аңа нибары 44 яшь иде.

 

Рөстәм Салихҗан улы 1975 елның 28 октябрендә Иске Шигали авылында туа.
- Ул минем күз алдымда үсте. Шунысы бик истә калган, тыйнак, әдәпле малай очрашканда барысы белән дә исәнләшә, хәл-әхвәлләре, эшләре белән кызыксына иде. Ул чакта ук бу акыллы егетнең зур кеше булачагы ачык иде, - дип сөйли гаилә дусты Замир Гыймранов.
Барысы да шулай була да. 1998 елда Рөстәм Салихҗан улы Казан дәүләт авыл хуҗалыгы академиясен тәмамлый, соңрак «Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре» исеменә лаек була, икътисад фәннәре кандидаты була, Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Мактау грамотасы, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәт хаты һәм башка күп кенә бүләкләр белән бүләкләнә. «Татагрохимсервис» АҖ компанияләр төркеме генераль директоры вазыйфасында эшли.
Туган авылыннан күчеп киткәннән соң ул Питрәч җирендә еш кунак була, төрле мөселман бәйрәмнәренә килә. Әйләнә-тирәдәгеләр Рөстәм Салихҗан улының сабантуйларны калдырмавын искә ала, һәрвакыт авыл хуҗалыгы алдынгылары, спорт ярышлары призерлары өчен күчтәнәчләр, бүләкләр белән кайта.
Ул үзе турындагы истәлекне мәңгеләштерү өлгергән - әтисе Салих Сабир улы белән Иске Шигали авылында мәчет төзегән. Җирле халык монда күңел тынычлыгы, иман ныклыгы һәм өмет-ышаныч алу урынын таба. Авыл кешеләре Аллаһы Тәгалә йортына килгәч, туганнары һәм якыннары өчен генә түгел, ә үз хәйриячеләре өчен дә дога кыла.
- Яшәү дәверендә ул һәр атна саен мәчеттә булды, мөселман бәйрәмнәрен оештыруда ярдәм итте, ифтарлар үткәрде, җомга намазына йөрде. Күптән түгел изге Рамазан аенда мәчеткә йөрүчеләргә азык-төлек пакетлары таратуга акча бүлеп бирде, - дип уртаклашты мәчет имамы Таһир хәзрәт Сафиуллин.
Рөстәм Салихҗан улының мәчетне алга таба төзекләндерү буенча планнары бар иде. Ул биредә кечкенә фонтан, уңайлы беседка кую, мөселман бәйрәмнәре вакытында саф һавада пылау әзерләү зонасы булдыру, асфальт җәю, тирә-юньне яшелләндерү идеясе белән уртаклашты.
- Безнең хәйриячебез бу эшкә тизрәк керешергә теләде, үзизоляция режимы гына туктатты... Ул әтисе Салих Сабир улы (ул гомере буе Әлки районындагы бер авылның меценаты) үрнәгенә ияргән. Алар авылдашлары өчен яхшылык кылып яшәргә теләүче кешеләр, - дип билгеләп үтә Замир Гамирович.
Рөстәм Кәлимуллин чын мөселман иде, әмма ул башка диннәрне дә хөрмәт итте. Әтисе белән бергә алар Иске Шигали авылында христианнарга часовня төзүдә ярдәм итте.
- Бу «Наилә» мәчете төзегән вакытлар иде. Эшнең иң кызу чорында ике кеше килде. Алар мәчетнең шулай тиз төзелүенә гаҗәпләнделәр һәм хәйриячеләргә соклануларын белдерделәр. Аралашканда, Кәлимуллиннар җирле часовняны төзеп бетерергә ярдәм итмәсме, дип тә сорадылар, - дип искә ала Замир абый.
Инде бер көннән соң Салих Сабир улы җитмәгән сумманы күчерә, шуның аркасында часовня 2-3 ай эчендә төзелеп бетә.
- Мәрхүм Рөстәм Салихҗановичның кылган барлык изге эшләрен кызлары дәвам итәр дип өметләнәбез, - дип фикерләре белән уртаклаша Замир Гамирович. - Күктә дә яхшы кешеләр кирәк, диләр. Бәлки бу шулайдыр да. Тик моны аңлау, килешү бик авыр шул. Аның кебек әдәпле, шәфкатьле, игелекле, иманлы кешеләр бу дөньяда якты, онытылмас эз калдыралар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса