Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Питрәчлеләр, төнлә йокыдан уянып интексәгез...

Әгәр берничә ай дәвамында атнасына кимендә өч тапкыр төнлә уянсагыз, табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Төнге йокы бүленеп, берничә тапкыр уянып алу төрле органнар авыруы турында кисәтә. Калкансыман биз, сулыш органнары, йөрәк-кан тамырлары системасында төрле чирләр булуы ихтимал. Бу турыда сомнолог Елена Царевага сылтама белән News.ru басмасы хәбәр итте.

Йокы белән проблемалар тынычсызлык, депрессия, апноэ — йоклаганда сулыш алу 20-30 секундка тукталып тору да булырга мөмкин.
«Кеше олыгая башлагач, аның төнге йокы белән проблемалары барлыкка килергә мөмкин. Өлкәннәрнең мелатонин гормоны — нык йокыны тәэмин итә торган гормоны кими башлый», — ди табиб.

Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса