Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Питрәчлеләр үз үтенечләрен җиткерде

Безнең районда ришвәтчелеккә каршы көрәш мәсьәләләре буенча республика эксперт группасы үз эшен дәвам итә. Аның төп максаты - ришвәтчелеккә каршы чараларны тормышка ашыруда практик ярдәм күрсәтү. Әлеге группа эше кысаларында гражданнар кабул итү оештырылды. Аны Татарстан республикасы Дәүләт Советы депутаты Камил Садриев алып барды.


Шуны билгеләп үтәргә кирәк, кабул итүдә ришвәтчелек мәсьәләләре буенча мөрәҗәгать итүче булмады. Кешене күбрәк көнкүреш, көндәлек мәшәкатьләр борчый.

Бу көнне күп кенә питрәчлеләр үзләрен кызыксындырган сорауларны хакимият вәкилләренә җиткерде. Димәк, алар район һәм республика җитәкчелегенә, килеп туган проблемаларын хәл итүдә ярдәм итәчәкләренә ышана. Монда һәркем үз сүзен әйтергә, үзен ишетүләрен тели.

Район авылларында тормыш гөрләп бара. Халыкны төрле мәсьәләләр борчый. Мәсәлән, Мансур Исмәгыйловка ярдәм итәргә вәгъдә бирделәр, аңа умартачылык белән шөгыльләнү өчен яраклы территория кирәк. Җир кишәрлеге бүлеп бирүне озакка сузмас өчен, тиз арада тиешле гариза язарга куштылар. Мөрәҗәгать итүчене мондый игътибар бик сөендерде.

Төпрле категория гражданнарны торак белән тәэмин итү программалары һәм социаль ипотека мәсьәләләре буенча берничә кеше консультация алды. Бу тема күпләрне борчый, еш кына халык аның төрле аспектларына төшенеп бетә алмый, шуңа күрә аңлашылмаучанлыклар килеп туа.

- Мин бюджет оешмасында эшлим, - ди яшь белгеч Виктор. - Узган елның март аенда социаль ипотекага документлар тапшырдым, ни өчен дер әлегә кадәр чиратка куелмаганмын. Районда әлеге программа буенча йорт төзелешенә җир бүлеп бирелми диделәр...

- Әгәр матбугат басмаларындагы язмалар белән танышып барсагыз, районыбызның торак төзелеше буенча республикада беренче урында торуын беләсездер, - дип билгеләп үтте Эдуард Дияров. - Бу соңгы елларда бездә төзелгән яңа йортлардан да күренә. Без планны арттырып үтәдек, 2016-2017 елларда бу юнәлештә эшне дәвам итәргә уйлыйбыз. Сезнең очракта, барысы да дөрес итеп оформить ителгәч, эш шунда, бер ел бик аз вакыт, шуңа күрә сез әлегә үзегезне электрон исемлектә күрмисез. Бу тиешле килешү төзелгәннән соң гына тормышка аша. Һәр кешегә әлеге программаны тормышка ашыру өчен өч ел вакыт бирелә. Хәзер бу исемлекләрдә 2012 елда мөрәҗәгать итүчеләр.

Башка мәсьәләләр буенча да мөрәҗәгать итүчеләр булды. Аларны җир кишәрлекләре, у юллама буенча уку йортларында белем алучы студентлар, инвалид питрәчленең йортына керү юлын төзекләндерүдә ярдәм итү, экология һәм күршеләр белән үзара мөнәсәбәт, күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлау һәм башкаларга кагылышлы мәсьәләләре борчый.

Кабул итүгә килүчеләрнең үтенеч-сорауларын тыңладылар һәм мөмкин булганча хәл итәргә вәгъдә иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса