Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Питрәчлеләргә авыр минутларда ярдәм итүче ак халатлы кешеләр турында сөйлибез

Питрәчлеләргә авыр минутларда ярдәм итүче ак халатлы кешеләр турында сөйлибез.

Аларны һөнәри бәйрәмнәре белән район башлыгы Илһам Кашапов та котлады: «Сәламәтлек саклау өлкәсе белән бәйле һәркем үзләренең югары исемен намус белән йөртә. Үз бурычыгызга тугры калып, сез пандемиягә каршы көрәшәсез, питрәчлеләрнең сәламәтлеген саклау өчен көчегездән килгәннең барысын да эшлисез. Сезнең һөнәри осталыгыгыз көннән көн арта гына барсын».


Балачакта табиб булып уйнарга яраткан 

Светлана Шебонкина Түбән Новгород өлкәсендә туып үскән. Балачактан  табиб булырга хыялланган.
Дус кызлары  белән ул табиб булып уйнарга яраткан,  курчакларны «дәвалаган». Аның өчен табиб апасы Наталья үрнәк була.
Мәктәптән соң безнең героебыз башта әзерлек курслары узган, аннары Ульяновсктагы медицина университетына укырга кергән. Шунда 3 ел эшләгән. 2006 елда гаилә хәле буенча Питрәчкә күчеп килгән. Район үзәк хастаханәсенә табиб-невролог булып эшкә урнашкан.

Безнең коллектив бик тату, мине яхшы кабул иттеләр. Аеруча да хөрмәткә лаек табиб Исламгали Мөхәммәтшинны билгеләп үтәсе килә. Ул үз тәҗрибәсен безгә, яшьләргә тапшырды. Һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер. Көнгә 20 һәм аннан күбрәк пациентны кабул итәбез, алар медкомиссия көннәрендә күп була, - дип сөйли Светлана Николаевна.

Ире Виктор белән алар ике кыз үстерәләр. Ольгага 11 яшь, Татьянага 9 яшь.

Без бергәләшеп бакчада эшлибез, буш вакытларда велосипедта йөрибез һәм табигатькә чыгарга яратабыз, аның  матурлыгына сокланабыз. Җәйне шулай үткәрәбез, - дип сүзен йомгаклады Светлана Николаевна.


Аны авырлыклар куркытмаган

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 


Анжелика Рамазанова хезмәт эшчәнлеген табиб-терапевт буларак бер ел элек башлаган.
Узган елның августында Питрәч хастаханәсенә коронавирус белән бәйле иң авыр вакытларда эшкә килә. Максатчан кызны авырлыклар куркытмый.

Хезмәттәшләрем кебек үк, табиб һөнәрен мин балачакта ук сайладым. Туганнан туган абыем Роман, апам Виктория һәм әниемнең сеңлесе Мария апам сәламәтлек саклау өлкәсендә эшли. Мин дә кешеләргә ярдәм итәргә теләдем, - дип билгеләп үтә Анжелика Игоревна.

Аның мәктәптә яраткан предметлары химия һәм биология булган. Урта мәктәпне алтын медаль белән тәмамлаган. Казан медицина университетына укырга кергән. Укуны уңышлы тәмамлап, юллама буенча Питрәч авылына эшкә урнашкан.

Эш җитәрлек. Көнгә 30-35 пациентны кабул итәргә туры килә. Моннан тыш, чакырулар буенча Чыты һәм Татар Казысы авылы пунктларына да барабыз, - ди ул.
Рамазановлар гаиләсе Яңа Шигали авылы микрорайонында яши. Ире Александр белән алар паркларда велосипедта йөрергә яраталар. Кышын наратлыкта чаңгыда йөриләр. Аларны яктыртылган чаңгы трассасы җәлеп иткән, анда төнлә дә шуарга мөмкин. Анжелика шулай ук матур әдәбият әсәрләрен укырга ярата.


«Өлкән хезмәттәшләрем һәрвакыт булыша»

Гөлия Шаһабиева район үзәк хастаханәсенең профилактика кабинетында шәфкать туташы булып эшли.
Шәле урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, ул Казан медицина көллиятенә укырга керә. Аннан 3 ел республика башкаласында балалар санаториенда эшли.
Авылдашы, агроном Рәдифкә кияүгә чыккач, яшәү урынын, эшен алыштыра.
Шулай итеп, ул 2007 елда район үзәгендә эшкә урнашкан.

Башта поликлиниканың өлкән шәфкать туташы ярдәмчесе идем. Хәзер диспансерация үткәрәм, шулай ук Бөек Ватан сугышында катнашучылар, Әфган, Чечня ветераннары, Чернобыль АЭС ликвидаторлары белән эшлим, - дип нечкәлекләре белән уртаклаша Гөлия Максумовна. - Минем остазларым Фәнүзә Вәлиева, Елена Чернова. Өлкән хезмәттәшләрем миңа һәрчак булыштылар һәм хәзер дә ярдәм итеп торалар, - дип билгеләп үтә медик.

Буш вакытларында ул балалар тәрбияләүгә зур игътибар бирә. Олы уллары Рәниф быел мәктәпне тәмамлаган, хәзер югары уку йортына укырга керергә җыена. Кече улы Ильяс икенче сыйныфны тәмамлаган.
Ул шулай ук сәламәт яшәү рәвеше алып бара, спорт белән шөгыльләнә. Медицина хезмәткәрләренең зона спартакиадасында бадминтон буенча өченче призлы урын алган.


Районның сәламәтлек саклау системасында  район үзәк хастаханәсе, гомуми һәм балалар поликлиникасы, стационар, 5 табиблык амбулаториясе, 28 ФАП эшли.
71 табиб, 192 урта медицина хезмәткәре, 125 хезмәт күрсәтү персоналы исәпләнә. Табиблар Гөләрә Хисамова, Фәридә Солтанова, Наталья Ксенофонтова, Азат Гыйльманов, Александр Курмышев һәм Исламгали Мөхәммәтшин «Татарстан Республикасының атказанган табибы» исеменә ия.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса