Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Питрәчлеләргә Колай авылы җирлеге турында сөйлибез

Бу - районның иң зур авыл җирлекләренең берсе.

Аңа 5 торак пункт керә – Колай, Арышхазда, Карповка, Олы  Дүртөйле һәм Тогашево керә. Барлыгы 1755 кеше теркәлгән.
Биредә төрле милләт вәкилләре – руслар, татарлар, әрмәннәр, үзбәкләр, керәшеннәр һәм башка милләт кешеләре дус-тату яши. Территориядә берничә авыл хуҗалыгы формированиесе бар, алар арасында иң танылганы «Тогашево» крестьян-фермер хуҗалыгы, «Агролак-К» ҖЧҖ һәм «Карповка» ярдәмче хуҗалыгы.
Кайберәүләре җирле хуҗалыкларда эшләсә, икенчеләре - районның зур  предприятиеләрендә. Калганнары мәктәптә, мәдәният йортында хезмәт куя. «Авыл кибете» республика программасы ярдәмендә Тогашево авылында яңа кибет ачылды. 2021 елга Карповкада фельдшер-акушерлык пункты төзү һәм ультрапастеризацияләнгән сөт һәм сыр продукциясе җитештерү буенча предприятие төзү планлаштырыла. Боларның барысы да, әлбәттә, җирлектә күбрәк эш урыннары булдырачак.
Колайлылар 2015 елдан бирле үзара салым программасында актив катнашалар. Авыл халкы әкренләп үз җирлекләрен үстерә, тирә-юньне төзекләндерә, матурлык тудыра.
Беренче эш итеп бөтен территориядә урамнарга яктылык үткәрелгән. Моңа кадәр 64 фонарь булган, ә хәзер алар - 287. Шулай ук бөтен җирдә контейнер мәйданчыклары урнаштырылган. Элек алар булмау сәбәпле санкцияләнмәгән чүплекләр күп була, хәзер урамнар чиста һәм пөхтә. Моннан тыш, авыл зиратын коймалап алганнар һәм аның янында юл төзекләндерелгән.
Быел Карповкада балалар мәйданчыгы төзелгән. Киләсе елда анда футбол-волейбол мәйданчыгы төзү планлаштырыла.

- Безнең авылларыбызның уңайлы булуында кешеләрнең дә өлеше зур. Мин, үз чиратымда, аларга һәр эштә ярдәм итәргә тырышам. Чөнки безнең эш авыл халкы тормышында актив катнашуны күз алдында тота, - дип сөйләде авыл җирлеге башлыгы Наталья Поповская.

Наталья Владимировна «Муниципаль идарә өлкәсендә иң яхшы хезмәткәр» республика конкурсында «Иң яхшы авыл һәм шәһәр җирлеге җитәкчесе» номинациясендә катнашу нәтиҗәләре буенча «Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре советы» Ассоциациясенең Рәхмәт хаты белән ике тапкыр бүләкләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса