Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Питрәчлеләргә яңа җитәкчене тәкъдим итәбез

Татарстан Республикасы буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы баш идарәсенең 126 нчы янгын-коткару бүлеге башлыгы итеп эчке хезмәт майоры Илшат Мәхмүтов билгеләнде.

Илшат Ришат улы 1982 елда Балтач районында Карадуван авылында туган. Казан (Идел буе) федераль университетын математика һәм информатика укытучысы белгечлеге буенча һәм Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы дәүләт янгынга каршы хезмәт Воронеж институтын янгын куркынычсызлыгы технигы сыйфатында тәмамлаган. 
Хезмәт эшчәнлеген Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча баш идарәсендә 2010 елдан башлый. Бу вакыт эчендә берничә вазифа башкара. 2012 елдан 2016 елга кадәр Арча һәм Әтнә муниципаль районнары буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эшләр буенча районара бүлек инспекторы булып эшли. 2016 елдан Арча шәһәрендә 7 нче янгын-коткару отрядының 107 нче янгын янгын-коткару бүлеге башлыгы урынбасары вазыйфаларын башкара.
Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының «Хезмәттә аерылып торуы өчен» өченче дәрәҗә медале белән бүләкләнгән.
Өйләнгән, улы һәм кызы бар.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X