Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Питрәчлеләргә үзбәяне күтәрү өчен 4 күнегү тәкъдим итәбез

Кайбер вакытларда без үз-үзебезгә дөрес бәя бирмибез һәм көчебезгә ышанып бетмибез. Эштә яисә шәхси мөнәсәбәтләрдә уңышсызлыклар күзәтелгән вакытта боегып, үзебезне түбән бәяли башлау психикага һәм яшәү рәвешенә турыдан-туры зыян сала.

Үз-үзеңә ышаныч тудыру һәм үзбәяне күтәрү өчен психолог Фредерик Фанже 4 күнегү тәкъдим итә. Аның фикеренчә, үзеңне түбән бәяләү рухи халәттән тора: үзебездә шикләнеп, без күп кенә вакыт һәм мөмкинлекләрне югалтабыз.
 

Нинди дә булса өлкәдә булган сәләтеңне үстер

Үзбәяне күтәрү өстендә эшләгән вакытта бөтен игътибарны үзең белгән күнекмәләрне камилләштерүгә юнәлтергә кирәк. Әгәр син бер дә эшләп карамаган эшкә алынсаң, киресенчә, төшенкелеккә генә биреләчәксең. Ә нинди дә булса өлкәдә үз осталыгыңны аңлау ышанычны арттыра, уңай хисләр кичерергә ярдәм итә.


Якыннарыңа мөрәҗәгать ит

Үзеңне аңлар өчен син дустыңа, туганыңа яки хезмәттәшеңә мөрәҗәгать итә аласың. Алар сөйләгәнне бүлдерми генә тыңлап, берәр җиргә язып барырга киңәш ителә. Бу сиңа үзеңне яңача күрергә генә мөмкинлек биреп калмыйча, күңелсез очракларда тынычланырга да өйрәтәчәк әле.


Үз гамәлләреңне язып бар

Авыр вакытлардагы хис-кичерешләреңне бер кәгазьгә язып бар. Нәкъ менә синең белән бу вакыйганың ни өчен күзәтелгәнен бер гыйбарә белән генә аңлатырга тырыш. Икенче кәгазьдә исә синдә өмет уята алырлык мизгелләрне генә санап чык.

Ике кәгазьдәге исемлекне дә укып чык та, үзеңнең уңай һәм тискәре якларың турында башыңда уртак бер сурәт төзеп кара. Бу күнегүне һәрвакыт кабатлап тору үзеңне һәм уңышсызлыкларыңның сәбәбен аңларга ярдәм итәчәк. «Мин бернәрсә дә булдыра алмыйм» түгел, ә «минем җитешсезлекләрем бар, әмма мин күп кенә нәрсәләрне эшли беләм».  


Үти алырлык максатлар куй

Исеңдә калдыр: һәрвакытта да башкарып чыгарлык кечкенә генә максатлар куй. Хәзерге вакытта син 100 % нәрсә эшли аласың? Максатларны дөрес куя белү үзбәягә тәэсир итә. Шулай ук аларны кәгазьгә язу киңәш ителә.

Үзбәяне күтәрү өчен уңайлылык зонасыннан чыгарга өйрәнергә кирәк. Шул очракта гына кеше нәрсәгә дә булса ирешә ала.


Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса