Питрәчлеләрне балалар шәһәрчеген төзекләндерү турында фикер алышырга чакыралар
Очрашу бүген, 22 апрельдә, район мәдәният йортында узачак.
Якын-тирәдә урнашкан җир кишәрлекләре милекчеләрен һәм арендаторларны, активистларны һәм җирле берләшмә вәкилләрен, эшкуарларны әлеге территорияне төзекләндерү буенча фикер алышуда катнашырга чакыралар.
Очрашу 18 сәгатьтә Питрәч авылы, Совет урамы, 9 нчы йорт адресы буенча урнашкан район мәдәният йортында башланачак.
Питрәчлеләр, килегез һәм үз идеяләрегезне һәм тәкъдимнәрегезне әйтегез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа