Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Питрәчлеләрне балык тоту буенча ярышларда катнашырга чакыралар

Ярышларда бары тик районда яшәүчеләр генә катнашачак.

Бу якшәмбедә, 21 август көнне, Шәле авылы буасында һәвәскәр балыкчы Миннулла Шәмсетдинов истәлегенә балык тоту буенча район беренчелеге узачак.

Катнашырга теләүчеләр үзләре белән  калкавычлы кармак (ике крючоклы да ярый), запас крючоклар, тондыргыч, леска, җим алып килергә тиеш.
Шулай ук төрле конкурслар узачак, беренче тотылган балык һәм иң зур балык өчен призлар көтелә.
Җиңүчеләр һәм призерлар тотылган балыкларның гомуми авырлыгы буенча билгеләнәчәк. Аларны истәлекле бүләкләр, медальләр һәм грамоталар көтә.
Ярышлар 7.00 сәгатьтә башлана.


Барлык сораулар буенча оештыручыга (Илшат) 89046677482 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса