Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Питрәчлеләрне дачада койманы дөрес урнаштырмаган өчен штрафлар турында кисәттеләр

Койма куйганчы, участок планын җентекләп өйрәнергә кирәк.

Әгәр бакча йортындагы койма күршеләргә яктылыкны капласа, штраф салулары ихтимал. 

Бакча йортлары периметры буенча койма 1,2-1,8 метр биеклектә була ала. Ул челтәрсыман материалдан ясалган һәм инсоляция (кояш нурлары үтеп керү күрсәткече) нормаларын 50 проценттан артык бозмаска тиеш. Күршеләр судка мөрәҗәгать итсә, сезгә 5 мең сум штраф салулары яки койманы сүтәргә кушулары ихтимал.

Әлеге чара күрше участоклар арасындагы коймага гына карый. Хуҗалар ике яклы килешү төзесә, башка типтагы койма ясарга яки аны бөтенләй куймаска да була. Бу документны бакчачылык ширкәте идарәсе белән килештерергә кирәк. Якларның берсе судка мөрәҗәгать иткән очракта, шушы килешү кирәк булачак.

Койманы дөрес куймыйча, күршеләрнең җирен «эләктергән» очракта да штраф салулары мөмкин. Бу вакытта койманы сүтәргә кушачаклар, штраф күләме кадастр бәясенең 1,5 проценты күләмендә, физик затлар өчен 5 мең сумнан, юридик затлар өчен 100 мең сумнан да ким булмый.

 

Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса