Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Питрәчлеләрнең нинди төзекләндерү кагыйдәләрен ешрак бозуларын һәм моның өчен аларга нәрсә янавын белештек

Райондагы административ-техник инспекциянең эше турында әлеге оешма башлыгы Ришат Җиһаншин сөйләде.

Авыл җирлекләре территорияләрен төзекләндерү һәм карап тоту кагыйдәләре үз вакытында хакимият дә, халык та үзләре яши торган территориядә чисталык һәм тәртип саклауга кулдан килгәнчә үз өлешләрен кертсен өчен эшләнгән. Муниципаль хакимият үз карамагындагы территорияләрне төзекләндерү турында мөмкин кадәр кайгырта, әмма уңайлы һәм матур шартларда яшәү өчен бу гына аз, һәрберебез дә үзе яшәгән җир өчен җаваплылык тоярга тиеш.
Кызганыч, кайбер кешеләр гомуми төзекләндерү кагыйдәләрен бозуларын дәвам итәләр. Моның сәбәпләре төрле: кемдер ваемсыз, кемдер үзенең закон бозуын белми дә. Белмәгәннең беләге авыртмый дисәләр дә, бу очракта ул җаваплылыктан азат итми. Хокук бозулар төрле. Без питрәчлеләргә беркетмәләрнең күбрәк нәрсә өчен төзелүен белдек. Нигездә, бу территорияне тәртиптә томау, үз участогыңнан читтә төзелеш материаллары өеп кую, терлекләрне караучысыз йөртү, үз белдегең белән юлдан йөрүгә комачаулаучы киртәләр урнаштыру, теләсә кайда сәүдә оештыру яки реклама урнаштыру тәртибен бозу һәм башкалар.

ТЕРРИТОРИЯЛӘРНЕ ПЫЧРАТУ ҺӘМ ТӨЗЕЛЕШ МАТЕРИАЛЛАРЫН ТИЕШСЕЗ УРЫНГА ӨЕП КУЮ
Район үзәгендә дә, авылларда шәхси хуҗалыкларда яңадан-яңа, матурдан-матур йортлар төзелә. Тик еш кына төзелеш барышында хуҗалар бар кирәк-яракны: кирпечен дә, комын да үз участокларыннан читкәрәк алып кайтып бушата. Төзелеш булмаса, йорт янында утын, металл өеме, башка төрле чүп-чар аунап яту да еш очрый. Бу иң киң таралган хокук бозу очрагы. Кайберәүләр әлегә кадәр үз участогының чикләрен белми, кемдер үзен бу чүп-чар өемнәрен җыештырырга тиеш түгел дип саный, имеш болар барысы да элек монда яшәгән туганнарыннан яки күршеләреннән калган. Тик исегездә тотыгыз моның өчен штраф салулары бар.

ТЕРЛЕКЛӘРНЕ КАРАУЧЫСЫЗ ЧЫГАРЫП ЙӨРТҮ
Авылда терлек асрау да төзекләндерү мәсьәләләре темасына кагыла. Торак пунктлар территорияләрендә хайваннарны караучысыз йөртү катгый тыела, чөнки бу юлларда авария очраклары китереп чыгарырга, кеше милке һәм сәламәтлегенә зур зыян салуга китереп чыгарырга мөмкин.

ЮЛЛАРДА КАРШЫЛЫКЛАР УРНАШТЫРУ
Кайчагында гомуми файдаланудагы юлларда юл йөрү хәрәкәтен чикләү өчен кулдан ясалган шлагбаумнар барлыкка килә. Әмма аларны үз белдегең белән урнаштырырга ярамый. Моның өчен башта махсус рөхсәт алырга һәм барлык кирәкле документларны җыярга кирәк. Чөнки сез куйган шлагбаум ашыгыч хезмәт транспортына да комачауларга мөмкин.

ТЕЛӘСӘ КАЙДА СӘҮДӘ ОЕШТЫРУ
Шәхси эшмәкәр буларак теркәлмәгән килеш урамда сәүдә иткән өчен штраф берьюлы 3 кодекс нигезендә каралган. Әмма, шуңа да карамастан, ”бизнесменнар” көн саен законсыз урыннарда рәсми рөхсәт алмыйча гына, товар сатуларын дәвам итә. Әмма даими табыш алуга юнәлтелгән мондый үзэшчәнлек хокук бозучыларга административ, салым һәм хәтта җинаять җаваплылыгына тарту белән яный.

ТЫШКЫ МӘГЪЛҮМАТНЫ УРНАШТЫРУ ТӘРТИБЕН БОЗУ
Махсус билгеләнмәгән урыннарда элмә такталар, игъланнар, листовкалар һәм башка мәгълүматны урнаштыру тыела. Кагыйдәләрне үтәмәгән өчен, районның административ комсиссиясе сезгә кисәтү ясарга, яки штраф билгеләргә мөмкин. Аның суммасы 1000 сумнан башлана. Бу тәртип бозу очрагын кабатласагыз, яки аның нәтиҗәләрен төзәтмәсәгез штрафның күләме тагын да арта.
Төзекләндерү буенча барлык кагыйдәләр исемлеген безнең районның рәсми сайтында табарга мөмкин.

Гончарная урамында караучысыз йөргән сыер хуҗаларына район административ комиссиясе 2000әр сум штраф салган

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса