Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Питрәчлеләрне сайлауларны яхшы оештырган өчен бүләкләделәр

Татарстан Республикасы сайлау системасын үстерүгә зур өлеш кертүе өчен Питрәч районы контроль-хисап палатасы рәисе, районның территориаль сайлау комиссиясе рәисе Сергей Николаевич Павлов ТР Үзәк сайлау комиссиясенең Мактау билгесе белән бүләкләнде.

2408 нче сайлау участогы участок сайлау комиссиясе рәисе, Чыты мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Чулпан Батталова, ТР Үзәк сайлау комиссиясе аппаратының “Сайлаулар” дәүләт автоматлаштырылган системасын мәгълүмат белән тәэмин итү идарәсенең беренче разрядлы өлкән белгече Тәскирә Әхмәтгәриева ТР Үзәк сайлау комиссиясенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
2391 нче сайлау участогының участок комиссиясе рәисе, Күн авылы китапханәсе мөдире Резидә Зарипова, 2395 нче сайлау участогының участок комиссиясе рәисе, Ленино-Кокушкино авыл китапханәсе мөдире Тәслимә Сәйфуллина, 2384 нче сайлау участогы участок сайлау комиссиясе сәркатибе, Богородск авылы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Роза Тапайкина Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясенең Мактау грамотасы белән бүләкләнде.


Россия Федерациясендә сайлау кампанияләрен үткәрүдә актив ярдәм иткән һәм зур булышлык күрсәткән өчен безнең газета коллективы Россия Федерациясе Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Элла Памфилованың Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Бүләкне район депутатлары Советының чираттан тыш сессиясендә район башлыгы Илһам Кашапов тапшырды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса