Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Питрәчлеләрне яңа җитәкчеләр белән таныштырабыз

Татарстан Республикасы финанслар министрлыгы Казначылык департаментының Питрәч районы территориаль бүлеге башлыгы итеп Лилия Әнисовна Хәбипова билгеләнде.

Лилия Әнисовна Татарстан Республикасының Баулы районы Баулы эшчеләр бистәсендә туа. Казан финанс-икътисад институтын тәмамлый, икенче югары белемен юриспруденция өлкәсендә ала. 12 ел дәвамында Татарстан Республикасы финанслар министрлыгы Казначылык департаментының Мөслим районы территориаль бүлеген җитәкли.

Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районы башкарма комитетының мәдәният бүлеге башлыгы итеп вакытлыча Азат Фердинантович Фазылҗанов билгеләнде.


Азат Фердинантович Арча районы Олы Әтнә авылында туа. Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетын тәмамлый. Казан шәһәренең балаларга өстәмә белем бирү төрле муниципаль учреждениеләрендә педагог-оештыручы, Казан шәһәренең “Яшүсмер” яшәү урыны буенча яшүсмерләр клублары берләшмәсе” муниципаль педагогик учреждениесе филиалы мөдире, Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең баш администраторы, Казан шәһәре “Яшьлек” мәдәният сараеның сәнгать җитәкчесе, соңрак гомуми мәсьәләләр буенча директор урынбасары булып эшли.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса