Питрәчлеләрне ялганлыйлар: ”Су бирегез әле. Ашыйсы да килә”
Өч чегән хатыны менә шундый гозер белән авыл кешеләре өйләренә кереп йөргән. Алар тоткарланды һәм җәзасын алды.
Бер кеше генә болай соранып йөри алмый. Хатын-кызлар өчәү булган. Алдан ук рольләрен бүлешкәннәр, куллары да озын булган. "Уңышны" шактый ук шәп җыйганнар. Мөслим районының Таш елга авылында бер кешенең 169 мең сумын чәлгәннәр. Спас районының Тәнке авылында - 251 мең. Питрәчтә Татар Казысында - 20 мең, Богородскида 110 меңне кесәләренә салып куйганнар. Мамадыш районының Су елга авылында 43 мең сумга ия булганнар. Моны узган елның 22 июленнән 4 августы аралыгында эшләгәннәр. Бу гамәлләрне ниндидер бала-чага түгел, ә өлкән яшьлек хатын-кызлар кылган. Берсенә 43 яшь, икесенә - 38 һәм 56. Фамилияләре берни сөйләми, ә менә үзләре Украинадан булуы анык.
Акчаны алдалап алу бик гади формула буенча була. Хатыннар баланың ашыйсы килүен сылтап, кешеләрнең тиз ышануына өмет итеп, бигрәк тә өлкәннәрнең, өйләргә кергәннәр, берсе хуҗаларны сөйләштереп торган, икенчесе бүлмәләргә узган. Шул икенчесе сандыкларны актара һәм күңеленә хуш килгәнен сайлап ала. Бу вакытта алаларны урамда автомашина көтә. Шуның белән авылдан таялар. Зыян күрүчеләр үзләренең ярык тагарак алдында калуларын аннары гына аңлый. Акчаларын терминал аша Украинага җибәрәләр болар.
Бу хәлләр әле дәвам иткән булыр иде. Богородск авылында яшәүче өеннән акча юкка чыккач, ул эчке эшләр бүлегенә хәбәр итә. Машина билгеләре буенча җинаятьчеләрне Алабугада тоталар. Элгәре тикшерү барышында хатын-кызларга сак астына алу җәзасы бирелә. Питрәч район судының 2014 ел, 16 июле карары белән В.В.Станицкая, Л.В.Череповская, Л.И.Череповская өч җинаятьтә гаепләнә һәм 1 елга ирекләреннән мәхрүм ителәләр. Алар җәзаны гомуми режимдагы колониядә үтәчәк. Зыян күрүчеләрнең дәгъвалары кире кайтарылмаган зыян өлешендә канәгатьләндерелә.
Карар әле көченә кермәгән.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
22 май 2022 - 12:00Көек авылының «Золотая рыбка» балалар бакчасы грант конкурсында җиңүче булды Бу проект бала һәм ата-аналар арасындагы арадашчы булып, аларның мөнәсәбәтләрен җайга салырга ярдәм итүче социаль хезмәттәшлекнең перспективалы һәм нәтиҗәле төре булып тора. Бу хакта без учреждение җитәкчесе Резеда Харисова белән сөйләштек.8500
-
22 май 2022 - 10:38Мәктәп укучылары Россия территориясендә бушлай сәяхәт итә алачак Бу хакта РИА Новости яза.10200
-
22 май 2022 - 09:18Татарстанда даруларны электрон рецептлар белән сатып алып булачак Документ хокукый мәгълүмат порталында чыкты.11100
-
22 май 2022 - 07:44Питрәчнең «Айгөл» балалар бакчасы ярты миллионлы грант отты Мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе Татарстанның иң яхшы 10 билингваль балалар бакчасы исемлегенә керде.12600
-
21 май 2022 - 10:381 июньнән кайбер пенсионерларның пенсияләре артачак Түләүләр автомат рәвештә арттырылачак.29800
-
17 май 2022 - 14:37Питрәч районы яңалыклары
-
6 май 2022 - 17:22Питрәч районы яңалыклары
-
20 май 2022 - 10:15
-
10 май 2022 - 05:10
-
16 май 2022 - 11:092022 елның II яртыеллыгына «Вперед» («Алга») район газетасына язылу дәвам итәБезнең белән калыгыз - трендта булыгыз!114400
-
24 апрель 2019 - 14:01"ТАТМЕДИА" АҖ кабат әбүнәчеләр өчен призлар уйнату турында игълан итә. Акциядә катнашыгыз һәм мультиварка, ит тарткыч, блендер яки юрган оту мөмкинлеге алыгыз. Төп приз – 32 дюйм диагональле телевизор.209300
-
6 май 2022 - 10:52Газетага язылыгыз һәм җәйге ял өчен кирәк-яраклар отыгыз Туган ягыңда район газетасы белән ял ит! Редакция үз әбүнәчеләре өчен акция* игълан итә. Һәркемнең бүләк алу мөмкинлеге бар**309800
-
14 апрель 2022 - 07:32«Яз сулышын тоеп» фотоконкурсында тавыш бирү бара Анда Питрәч районыннан 8 гүзәл зат катнаша.200900
-
8 май 2022 - 12:00Мәгариф министрлыгы мәктәпләрдә җәйге каникул башлану вакытын игълан итте Ата-аналардан күп санлы мөрәҗәгатьләр килү сәбәпле143700
-
18 апрель 2022 - 07:25Питрәч районына Казан табиблары килде Районда «Мобиль поликлиника» эшли. Ул тагылмалы автомобильдә урнашкан, анда пациентларны 7 нче шәһәр хастаханәсе табиблары кабул итә.143400
-
8 май 2022 - 10:38Бөек Җиңүнең 77 еллыгын Питрәч районыннан 8 ветеран каршылый Бүген безнең белән бергә тыныч күк йөзенә караучыларның сугышчан батырлыклары һәм данлыклы тормышы турында искә төшерик.143000
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Алга (Вперед)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС77-47629 от 7 декабря 2011 г.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Шамсутдинова Ольга Петровна
Адрес редакции: РТ, Пестречинский район, с.Пестрецы, ул.Советская, 34.
Электронная почта редакции: algared@yandex.ru
Телефон редакции: (884367) 3-00-59; 3-04-82, 8-939-375-85-09 - отдел рекламы; 3-04-86 - факс; 3-04-37 - дубляж; 3-15-64 - телевидение.
Для сообщений о фактах коррупции algared@yandex.ru
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА»
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика