Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Питрәчнең “Кайгырту” үзәге хезмәткәрләре «МакаРОЛЛи» мастер-классы үткәрде

1998 елдан башлап ел саен Россиядә ноябрь аенда изге, назлы бәйрәм – хатын-кызга сакчыл караш гадәте тәрбияләү, гаилә тотрыклылыгын ныгыту максатыннан «Әниләр көне» билгеләп үтелә.

15 ноябрьдә Питрәч районының "Кайгырту" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә, социаль педагоглар Киселева Валентина һәм Зайнетдина Аминә балигъ булмаган балалар, аларның әниләре белән төркемле дәрес үткәрделәр. Катнашучылар зур кызыксыну белән «Әниләр өчен » викторинасы сорауларына җавап бирделәр . Аннары «МакаРОЛЛи» осталык дәресе үткәрелде, аның барышында әниләр һәм балалар арасында җылы әхлакый мохит барлыкка килде. Тырышлыклары, үзенчәлекле эшләре өчен һәм бәйрәм уңаеннан катнашучыларга истәлекле сувенирлар тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса