Питрәчнең «Кайгырту» үзәге хезмәткәрләре тыл хезмәтчәне янына барганнар
Ветеран белән очрашу "Сугыш хатын-кыз өчен түгел" проекты кысаларында узды.
Шушы көннәрдә Питрәчнең «Кайгырту» үзәге белгечләре хезмәт фронтында катнашкан, Бөек Ватан сугышы ветеранының тол хатыны Матвеева Елена Кирилловна янына бардылар.
Ветеран үзенең авыр сугыш еллары һәм сугыштан соңгы авыр еллар турында хатирәләре белән уртаклашты. Очрашу җылы һәм дустанә шартларда узды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа