Питрәчнең "Кайгырту" үзәге хезмәткәрләре тыл хезмәтчәне янында кунакта булдылар
Ул сугыш еллары вакыйгалары турында хатирәләре белән уртаклашты.
"Сугыш чоры хатын-кыз йөзе" социаль проекты кысаларында Питрәч районы «Кайгырту» үзәге белгечләре хезмәт фронтында катнашкан Мортазина Әлфия Мөхәммәтхан кызы янында булдылар.
Очрашу җылы һәм дустанә шартларда узды. Әлфия Мөхәммәтхановна сугыш башлануын һәм Җиңү көнен ничек каршылавы турында сөйләде, сугыш еллары вакыйгалары турында хатирәләре белән уртаклашты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа