Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Питрәчнең Шатлык приютында коллективлар өчен янгынга каршы инструктаж үткәрелде

Күптән түгел янгын күзәтчелеге бүлеге хезмәткәрләре «Шатлык» социаль приюты хезмәткәрләре белән очрашты.

Бүлекнең өлкән инспекторы эчке хезмәт подполковнигы Роман Пушков катнашучыларга янгын куркынычсызлыгының төп таләпләре турында сөйләде. Көнкүрештә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре, беренчел янгын сүндерү чараларының нинди булуы һәм ничек кулланылуы турында тагын бер кат искә төшерде. Йорт яны участокларында учак ягуны тыюга аерым игътибар бирде, чөнки хәзер бу актуаль. Моннан тыш, территорияне, бинаны һәм учреждениене тиешле тәртиптә тоту кагыйдәләре, эвакуация юлларына таләпләр һәм кешеләрне эвакуацияләү процессы турында да сөйләштеләр. Шулай ук хезмәткәрләрне янгын автоматикасын куллану кагыйдәләре белән таныштырдылар.
Чара барышында приют хезмәткәрләренең объектта  янгын чыгу очрагы булса, ничек эш йөртәчәкләре тикшерелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса