Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Питрәчтә Афирика балыклары үрчетә башладылар

Безнең районда Африка җәен балыклары үрчетә башладылар. Бу балык бик талымсыз: ул сулык эзләп коры җирдән берничә километр шуышып барырга да сәләтле. Бу гади булмаган хезмәткә эшмәкәр Илдар Сәфиуллин алынган.

Казаннан эшмәкәр Илдар Сәфиуллин Африка җәеннәрен үрчетү идеясен социаль челтәрләрдән күргән. Ул җәен маймычлары белән беренче аквариумны үз өенә куйган.
- Бу идея шунысы белән ошады - балык бик тәмле, вак сөяксез, - диде ул.
Беренче ике йөз маймычны Мәскәүдән балык хуҗалыгы институтыннан сатып алдым. Алар бик тиз үсә, ярты елда инде 1,2-1,5 килограммга җитәләр. Шуңа күрә тиз арада эшне киңәйтергә туры килде, ике елдан соң арендага алынган подвалда экспериментлар үткәрдем, анда үз кулларым белән эшләгән җайланмалар урнаштырдым. Үзем ясаган савытларда ярты тоннадан артык балык үстердем.
Аннары район башлыгы Илһам Кашапов үз районына чакырды, җирле “Технопарк” сәнәгать мәйданчыгына урнашырга тәкъдим итте. Моның үсеш һәм җитештерүне сәнәгать күләмендә башлау өчен кирәк булуы аңлашыла иде, шуңа да ризалаштым, - диде Илдар Фәндәсович.
Биредә, технопарк территориясендә, эшмәкәр су белән тәэмин итү һәм фильтрация системалы булган ике махсус бассейн урнаштырган инде. Алар ярты ел эчендә сигез тонна балык үстерергә исәп тоталар.
Африка җәене гадәти җәеннән күпкә аерылмый: ул озын, көрән таплы тәңкәсез шома гәүдәле, түше ачык төстә. Барлык җәеннәрнең дә үзенчәлеге - озын мыек. Африка җәеннәренең исә мыеклары хәтта дүрт парлы.
- Бу җәеннәр саңаклы тын алу органыннан файдаланып, һавадан кислород эшкәртергә сәләтле. Алар сулыш органын гомерләренең икенче атнада алыштыралар, атмосфера һавасын сулый алалар, су өстенә чыгып һава сулап алырга мөмкиннәр. Алар бик тере, сулык эзләп коры җирдән берничә километр шуышып барырга сәләтле, - ди эшмәкәр.
Бу җәеннәр гади ерткычлар. Туклану җитмәгәндә, хәтта бер-берләрен ашый башларга мөмкиннәр.
- Җәеннәрне катнаш азык белән тукландырабыз, алар килька да яраталар, - дип сөйләде безгә эшмәкәрнең урынбасары һәм ярдәмчесе Илнур Якубов.
Эш табышлы булырга вәгъдә итә, чөнки Африка җәеннәре бик талымсыз, төрле шартларга җайлашалар, тиз үсәләр, җиңел үрчиләр, авыруларга бирешмиләр һәм ризыкка да талымсыз. Мисал өчен, дуңгыз баласы 100 килограмм авырлыкка җитсен өчен аңа бер тоннадан да ким булмаган азык кирәк, ә җәен, килограмм азык ашап, шул кадәр үк авырлык җыя. Хәзерге маймычлар инде ярты елдан соң зур җәенгә әвереләчәк. Алар өчен биредә хәзер махсус аквариумнар әзерлиләр, алар үскән саен икенче ваннага күчеп барачак. Аларны атна саен сортларга аерып торырга кирәк, чөнки зур җәеннәр кечкенәләренә куркыныч тудыралар.
Эшмәкәр үз товарын әлегә сатмый, мәрмәр җәеннәрнең тәмен әлегә аның дуслары һәм якыннары гына бәяләп өлгергән. Тик ярты елдан соң Африка җәеннәренең беренче Питрәч партиясе үсеп җитәчәк һәм кибет киштәләрендә үз урыннарын табачак.
Алга таба Илдар Сәфиуллин бизнесын киңәйтергә: форель һәм елга кыслалары үрчетү белән шөгыльләнергә дә ниятли.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: Питрәч, Афирика балыклары