Питрәчтә һава торышы атна уртасыннан үзгәрә башлаячак
Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Бүген, 20 апрельдә, һава шартлары үзгәрешсез калачак. Алмашынучан болытлы һава торышы көтелә, явым-төшем күзәтелми, көньяк-көнчыгыштан талгын җил исәчәк. Һава температурасы төнлә 0дән -5 градуска кадәр һәм көндез +7дән +12 градуска кадәр булачак.
Синоптиклар чәршәмбе, 21 апрель төнендә, явым-төшем ихтималы булу зур түгел, әмма көндез республиканың көнбатыш төбәгендә җылы фронт үтү белән яңгырлар явачак, дип искәртә. Төнлә +2 -3 градуска кадәр, көндез +7, +12 градуска, көнчыгышта +17 градуска кадәр җылы була.
22 апрельдә вакыты белән явым-төшем көтелә. Температура төнлә +4 градустан -1 градуска кадәр, көндез -8дән 13 градуска кадәр булачак.
Метеорологларның башлангыч мәгълүматлары буенча, җомга, 23 апрельдә һәм шимбә, 24 апрельдә, Татарстанда урыны белән яңгыр явачак. Шул ук вакытта температура бераз арта: төнлә 2-7 градуска кадәр, көндез +12дән +17 градуска кадәр җылы булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа