Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Питрәчтә балалар шәһәрчегендә коры фонтан урнаштырылды

Паркны яңарту «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проекты составына кергән «Уңайлы шәһәр мохите формалаштыру» федераль программасы ярдәмендә мөмкин булды.

Питрәчтә җәмәгать киңлеген — балалар шәһәрчеген реконструкцияләү дәвам итә.

Бүгенге көндә кече архитектура формаларын урнаштыру буенча эшләр алып барыла. Паркта коры фонтан урнаштырылган", - дип хәбәр иттеләр Питрәч районы матбугат хезмәтендә. 

Шулай ук балалар шәһәрчегендә памп-трек, асылмалы күпер, трамплин, өч спорт комплексы, таганнар, бер урынлы качалкалар булдырылачак, ә велосипедчылар өчен велопарковка барлыкка киләчәк. Моннан тыш, җәмәгать киңлеген амфитеатр, зур сәхнә, тылсымчы йорты, һ.б. бизәячәк. Шулай ук эскәмияләр һәм чүп савытлары урнаштырылачак, буккроссинг һәм балалар эшләре күргәзмәләрен үткәрү өчен мәйданчыклар, мастер-класслар өчен зона барлыкка киләчәк. Моннан тыш, яңа яктырту җайланмалары да монтажланачак.

Район башлыгы Илһам Кашапов төзелеш урынына чыкты, проектларны, шул исәптән урнаштырылган коры фонтанны карады. 

Проектны төгәлләү 2022 елга планлаштырылган. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: Илкүләм проектлар