Питрәчтә бүген төнлә янгын булды
Һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр юк.
Питрәчтә төнлә Луговая урамында зур янгын чыкты.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының влдан бәяләвенчә, йорт янган, матди зыян 5 миллион сум тәшкил иткән. Ут ике метр арада булган күршедәге йортка күчә, ләкин янгын сүндерүчеләр аны коткарып кала алды.
Хәзерге вакытта янгынның сәбәбе ачыклана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа