Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Питрәчтә борынгы кешеләр яшәгән урында археологик казу эшләре бара

Янәшәдә генә палаткалы балалар лагере да урнашкан

Казу эшләрендә Яр Чаллы шәһәренең археология институты хезмәткәрләре, туган якны өйрәнүчеләр һәм мәктәп укытучылары катнаша.
- Биредә археологик казу эшләре инде 1913 елда ук үткәрелгән булган. Ул вакытта мәдәни катламның зур мәйданы ачылган һәм соңрак китапта бастырылган кызыклы нәтиҗәләр алынган. Табылдыклар арасында керамика, ук очлыклары, хезмәт кораллары, хайваннар сөякләре булган, - ди тарих фәннәре кандидаты, ТР Фәннәр Академиясенең А.Х.Халиков исемендәге Археология институтының борынгы археология бүлеге мөдире Мәдинә Галимова. – Бу юлы кечкенә сөякләр, хайван тешләрен таба алдык. Без бу әйберләрнең археологик яшен тагын да төгәлрәк күрсәтә торган анализлар өчен яңа материаллар табарбыз дип өметләнәбез, - дип билгеләп үтә ул. Археологларга “Кочевники. Время новых героев” проектында катнашучылар булыша. Аның авторлары Алена Гаврилова һәм Александр Буздалов балалар өчен секцияләр үткәрә торган клуб булдырганнар. Казу урыны белән янәшә алар балалар өчен палаткалы лагерь оештырдылар. - Хәзер бездә өченче смена бара. Беренче сменада балалар үзләренә җитеннән букча
тектеләр, икенче сменада чын күннән үзләренә аяк киеме ясадылар. Өченче смена археологик юнәлештә уза. Безгә казуларда катнашырга рөхсәт иттеләр, аз-азлап барысын да өйрәнәбез, балаларны эш белән таныштырабыз. Археологлар тиешле катламга барып җитүгә һәм табылдыклар табыла башлауга, балалар бу эштә катнашачак - әйтик, артефактларны чистартачак. Әлеге проект ярдәмендә без балаларда
тарихыбызга, мәдәниятебезгә карата кызыксыну уятырга тырышабыз, - дип аңлатты Алена Гаврилова. Секциядә 7 яшьтән 16 яшькә кадәрге барлыгы 15 бала катнашты. Берәүләрне өйгә алып кайтып китәләр, икенчеләре палаткаларда төн кунарга да кала икән. Балаларны учак ясарга, палаткалар куярга, елганы кичәргә өйрәтәләр, аларга борынгы һөнәрләр буенча мастер-класслар үткәрәләр.
- Мин монда инде өченче смена ял итәм, миңа бик ошый. Минем яңа дусларым барлыкка килде, алар бик күп, - ди Всеволод Гришанин. Казу урынында район башлыгы Илһам Кашапов булды. Ул эш барышын бәяләде. Шулай ук бу урынга район мәктәпләреннән укытучылар да килгән иде – борынгы бабаларыбыз яшәгән урынны үз күзләре белән күрү һәркемгә кызык булды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 90 ел