Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Питрәчтә ике ишегалдын асфальт җәюгә әзерлиләр

Тротуарлар, юл, парковка – барысы да асфальтланачак

Район үзәгендә Перчков урамы, 11 һәм 3 нче йортлар янында «Безнең ишегалды» республика программасы буенча эшләр бара. Хәзер эшчеләр юллар белән мәшгуль. Алар тротуарларны, машиналар йөрү өлешен һәм парковка өчен булачак урыннарга вак таш һәм ком салдылар, тиздән аңа асфальт җәеләчәк.

Әлеге объектлар буенча шулай ук яктырту җайланмалары, каты көнкүреш калдыклары өчен яңа мәйданчык урнаштыру планлаштырыла. 3 нче йорт янында балалар мәйданчыгы булачак", - дип билгеләп үтте район башкарма комитетының торак-коммуналь хуҗалыгы департаменты җитәкчесе Данис Таҗиев.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса