Питрәчтә «Кайгырту» хәйрия акциясе узды
Яхшы кәеф өчен кешеләргә күп кирәкме?!
10 октябрьдә Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында Казан шәhәренең «Бигуди» салонының чәчтарашчылары Питрәч муниципаль районының «Кайгырту» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгечләре белән берлектә социаль хезмәт алучылар өчен бушлай чәчтараш хезмәтләре күрсәтү максатыннан "Кайгырту" хәйрия акциясе оештырдылар.
Акциядә социаль хезмәт күрсәтү карамагында булган 10 кеше катнашты. Катнашучылар мондый чараларны оештырудан бик канәгать. Алар акцияне оештыручыларга рәхмәт белдерделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа