Питрәчтә кайсы урыннарда QR-код таләп ителә?
Без район үзәгенең җәмәгать урыннарында уздык.
«Сула» бассейнына, «Крепость», «Мишә» спорт үзәкләренә, туган якны өйрәнү музеена кергәндә QR-кодларны тикшерәләр. Алардан башка кертмиләр.
Барлык азык-төлек кибетләренә керү ирекле, шул исәптән «Каймак» сәүдә үзәгенә дә. Чөнки залның мәйданы 400 квадрат метрдан ким. Әгәр артыграк булса, алар да чикләүләр кертер иделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа