Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Питрәчтә хәрби хезмәткә чакырылучылар белән очрашу узды

Анда аларга армия хезмәте турында сөйләделәр.

Тамашачылар залында безнең районнан армиягә китәчәк егетләр белән бергә Әтнә, Балык Бистәсе, Балтач, Биектау районнарыннан килгән егетләр дә утырды. Алар алдында Татарстан Республикасы хәрби комиссары Сергей Погодин, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле  Сәрия Сабурская, шулай ук Ватан алдындагы бурычларын үтәп кайткан егетләр чыгыш ясады. 
Питрәч авылыннан Илдус Гыйләҗев Владивостокта Тын океан флотының яр буенда хезмәт иткән. 
Армиягә чакырылучыларга изге теләкләрен җиткерергә килгән.

Хәрби хезмәткә кадәр мин гап-гади егет идем. Икенче мәктәптә укыдым, аннары Казан техникумын тәмамладым. Армиядә хезмәт итү җиңел түгел. Үземә, үз көчемә генә ышандым, әни дә һәм әти дә янәшәмдә юк иде. Әмма миңа армиядә хезмәт итү ошады. Без хәрби техниканы өйрәндек, бик күп кызыклы нәрсәләр белдек, хәрби әзерлек үттек, - дип сөйләде Илдус.

Ул киләчәктә контракт буенча армиягә барырга нияте булуы турында әйтте.

Анда тормыш башка. Тәртип, җаваплылык. Күңел диңгезгә дә тартыла, - ди егет.

Чарага шулай ук кайбер армиягә китүчеләрнең әти-әниләре дә чакырылган иде. Аларга «Лаеклы Ватан сакчылары тәрбияләүдә күрсәткән хезмәтләре өчен» рәхмәт хатлары тапшырылды. Бүләкләнүчеләрнең берсе - Наталья Просвирнина. Аның бердәнбер улы күптән түгел Сочида һава һөҗүменә каршы оборона гаскәрләрендә хезмәт иткән. 

Башта борчылдык. Әмма ул намус белән лаеклы хезмәт итте. Һәр ял көннәрендә аларга телефоннар бирәләр иде, ул безгә шалтыратты, үзенең   ничек хезмәт итүе турында сөйләде. Вакыт бик тиз үтеп китте, һәм менә ул безнең белән, - дип билгеләп үтте Наталья Алексеевна. 

Шулай ук хәрби-патриотик тәрбия өлкәсендә эшләүче питрәчлеләр дә рәхмәт хатлары алдылар.
Районда ел саен   хәрби хезмәткә чакырылыш планы 100 процентка үтәлә. РФ Кораллы Көчләренә 70 егетебез китә, аларның яртысы – Самара һәм Сочи шәһәрләренең шефлыкка алынган хәрби частьләрендә хәрби хезмәт үтәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса