Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Питрәчтә контейнер мәйданчыкларында мебель, ботаклар һәм төзелеш чүп-чары ташлыйлар

Нәтиҗәдә чүплек барлыкка килә.

Контейнер мәйданчыклары Питрәч авылындагы урамнарның тышкы күренешен нык боза башлады. Корыган ботаклар, чүп-чар, иске мебель, төзелеш материаллары... бигрәк тә Мелиораторов, Медиков, Набережная урамнарында.
Хакимият вәкилләренең сүзләренә караганда, чүп-чарны чыгару көн саен оештырыла, әмма бу контейнер мәйданчыклары югарыда күрсәтелгән чүп-чар өчен каралмаган, шуңа күрә мондый хәл күзәтелә дә инде.
Агач ботакларын ваклап капчыкка тутырырга, диван һәм шкафларны – җентекләп өлешләргә бүлергә, үлән һәм азык-төлек калдыклары өчен компост чокырлары ясарга кирәк, соңыннан аннан яхшы ашлама булачак. Әгәр йортта яшәүчеләрнең зур төзелеш эшләре бара икән, чүп-чарны чыгару өчен зур йөк контейнерына заказ бирергә була, барлык элемтә мәгълүматлары авыл советында бар. 

Фоторәсемнәр чәршәмбе көнне, 22 июньдә ясалды. Хәзерге вакытта бу территорияләрне чистарту эшләре бара. Кешеләрдән әлеге контейнер мәйданчыкларына билгеләнмәгән чүп-чар өймәүне сорыйлар.

Капчыкка чүп җыю оештырылган урамнар күпкә чистарак һәм пөхтәрәк күренә.


ФОТОРЕПОРТАЖ ⬇️

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса