Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Питрәчтә Корбан бәйрәмен билгеләп үттеләр

Мөселманнарның иң зур бәйрәменә коронавирус үзгәрешләр керткәнме?

Коронавирус пандемиясе гасырлык традицияләргә дә төзәтмәләр кертте, быел дин тотучылар бәйрәмне башкачарак билгеләп үтте. Иң зур үзгәреш – быел мөселманнар изге Мәккәгә хаҗга бара алмый калды.
Әмма бәйрәм көнендә, тулысынча тәһарәт алып, пөхтә кием-салым, шулай ук битлек һәм перчаткалар киеп, ир-атлар, гадәттәгечә, мәчеткә бардылар. Бәйрәм намазлары районның 20 авылында узды. Бу көнне Аллаһ йортында гадәттәгечә Коръән укылды, имам вәгазен тыңладылар. Бу көнне барлык чаралар урамда саф һавада үтте.
- Шунысы куанычлы, без әлеге чараны, Роспотребнадзор таләпләрен үтәп, хәзерге шартларда оештыра алдык. Нигездә, бәйрәм намазлары мәчетләр янында ачык һавада үтте. Безнең районда Корбан чалу өчен өч мәйданчык оештырылды. Бу Питрәчтәге мәчет янында, шулай ук Гильдеево һәм Иске Шигали авылларында. Барлык санитар-эпидемиологик нормалар үтәлде, - дип сөйләде безгә район имам-мөхтәсибе Әббәс хәзрәт.
Бәйрәмнең килеп чыгуы Ибраһим пәйгамбәрнең тормышы һәм аның эш-гамәлләре белән бәйле. Пәйгамбәрнең 86 яшенә кадәр балалары булмаган, шуннан Исмәгыйль туган. Көннәрдән бер көнне Ибраһим төшендә бердәнбер улын корбанга китерергә тиешлеген күрә. Аллаһ ихтыярына каршы килергә базмыйча, ул Мина үзәненә килә. Исмәгыйльне корбанга китерергә әзерләнә башлый. Исмәгыйль дә әтисенә каршы килми, Аллаһ ихтыярына буйсына.
Соңгы мизгелдә ул сынауны үттең, тугрылыгыңны расладың, дигән сүзләр ишетә. Корбан тәкәгә алыштырыла. Шулай итеп, Ислам динендә корбан китерү традициясе башланып китә.
- Корбан чалганнан соң, гадәттә бу тәкә, өчтән берен үзеңә калдырырга, икенче өлешен сәдака итеп бирергә, калган өлешен гаиләдә бәйрәм ашы өчен файдаланырга кирәк. Корбан Аллаһы Тәгалә исеме өчен кылынганлыктан, ул хәерчеләргә файда китерергә һәм корбан китерүчеләргә бәракәт бирергә тиеш, - дип билгеләп үтте хәзрәт.
Бу көнне Питрәч мәчете территориясендә корбан ителгән хайван итеннән пылау пешерделәр һәм барлык теләүчеләрне сыйладылар.

Бездә барыннан да ешрак корбанга тәкә китерәләр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса