Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Питрәчтә мәктәп автобусларын тикшерделәр

Районда яңа уку елында 12 автобус 860лап бала йөртәчәк.

Машиналарның техник торышын, фаралар, шиналарны, куркынычсызлык каешларының, двигательләрнең төзеклеген карадылар. Машиналар шундый ук тикшерүне көн саен рейска чыгар алдыннан үтә.

Иртән машина йөртүчеләрне рейс алдыннан медицина тикшерүе көтә, аннары гына алар машиналарына бара. Без транспортта төзексезлекләр булмауга тикшерәбез.  Әгәр алар бар икән, машинаны җитешсезлекләр беткәнче эшкә чыгармыйбыз.  Безнең автопаркта иске транспорт чаралары юк, аларга биш ел да юк, шуңа күрә мондый очраклар бик сирәк, - дип билгеләп үтә контролер Руслан Шәйхисламов.

ЮХИДИ башлыгы Вячеслав Цыганов юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе рәисе, Башкарма комитет җитәкчесе Альберт Хәбибуллин белән берлектә планлы тикшерү үткәрде. Җитешсезлекләр ачыкланмады.

 

Зөһрә Галимуллина фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса