Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Питрәчтә Олимпия чемпионнарын каршы алдылар.

«Олимпия легендалары – балаларга, яшьләргә һәм Россиянең балалар спортына» Бөтенроссия хәйрия программасы кысаларында безнең районга Россия спорты легендалары килде.

Алар - Россия спортчылар берлеге президенты, фехтование буенча өч тапкыр олимпия чемпионы, СССРның атказанган спорт мастеры Галина Горохова, волейбол буенча ике тапкыр олимпия чемпионы, СССРның атказанган спорт мастеры Нина Смоляева, гандбол буенча олимпия чемпионы, СССРның атказанган спорт мастеры Лариса Беркова, Европа чемпионы, Олимпия уеннарының бронза призеры, Россиянең атказанган спорт мастеры Денис Капустин.

Алар үзләренең спорттагы юллары турында сөйләделәр, яшь спортчылар белән тормыш һәм һөнәри тәҗрибәләре белән уртаклаштылар.
 

ФОТОРЕПОРТАЖ ⬇️

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса