Питрәчтә төп чыршыны урнаштыра башладылар
Ул район хакимияте бинасы каршындагы мәйданда урнашачак.
Социаль челтәрләрдә район халкы арасында тавыш бирү үткәрелде. Респондентлардан быел чыршыны кайда күрергә теләүләре турында сорадылар: наратлыктамы яки айон хакимияте бинасы каршындамы. Икенче вариант күбрәк тавыш җыйды, шуңа күрә чыршы Питрәч авылы үзәгендә урнашачак. Эшчеләр 18 метр биеклектәге һәм 6 метр диаметрлы конструкцияне төзи башладылар инде. Ул якынча 7-10 көннән соң әзер булачак. Урман гүзәленә 120 уенчык һәм 18 метрлы 40 гирлянда эленәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа