Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Питрәчтә үзара салым кертү үзебездән тора

Билгеле булганча, безнең район берничә ел инде үзара салым буенча республика программасында актив катнаша.

Ул авыл халкының елга бер тапкыр үз җирлекләрен үстерүгә акча җыюыннан гыйбарәт, шул ук вакытта алар взнос күләмен дә үзләре билгели һәм акчаның нинди максатлар өчен тотылачагын да үзләре хәл итә – юлларны ремонтлауга, урамнарны яктыртуга, су белән тәэмин итүгә, территорияләрне, чишмәләрне төзекләндерүгә, зиратларны төзекләндерүгә, техника сатып алуга һәм башкалар. Әлеге программаның төп өстенлеге шунда – ул дәүләт ярдәме принцибы буенча гамәлгә ашырыла: халыктан җыелган бер сумга республика бюджетыннан дүрт сум өстәлә. Питрәч авыл җирлеге депутатларының чираттагы утырышында да бу төп мәсьәлә булды.



“Халыкның бер сумына дәүләттән 4 сум” формуласы яхшы нәтиҗәләр бирә. Монда схема гади һәм отышлы, ә иң мөһиме - инде сыналган. Программа эшләгән елларда Питрәч авыллары сизелерлек үзгәрде. Әмма безнең район үзәге, кызганыч, узган ел үзара салым буенча референдум үтмәгән авыллар исемлегендә иде. Ә халык акчасын тротуарлар төзүгә юнәлдерү турында карар кабул ителгән иде, югыйсә. Ягъни, биш йөзәр сум акча түләп, Питрәч юллары буенда уңайлы тротуарлардан йөрү мөмкинлегенә ия булган булыр идек. Быел авыл халкы референдумны хуплап чыкса, Питрәчтә яңа тротуарлар, Олан Иле авылында яңа балалар мәйданчыгы барлыкка киләчәк, биредә шулай ук чишмә дә төзекләндереләчәк. Шихазда авылы зиратына кадәр юл яңартылачак.
Шуны билгеләп үтәргә кирәк, безнең районның мегаполиска якын булган барлык территорияләрнеке кебек үк, үз үзенчәлекләре бар. Шәһәрчә тормыш алып бару форматында булган, халкы да авыл менталитетыннан ерак торган яңа микрорайоннар барлыкка килү үзара салым мәсьәләләрендә билгеле бер кыенлыклар тудыра.
Референдум үткәрелгән дип саналсын өчен анда җирлекнең 50 проценттан артыграк кешесе катнашырга тиеш. Әгәр дә кворум булмаса, үзара салым турында карар да булмаячак. Ә менә үзара салым турында карарны күпчелек кабул итсә, аны, үзләре тавыш бирү-бирмәүгә карамастан, балигъ булмаган барлык кешеләр үтәргә тиеш була. Әмма кворумны җыю иң авыры да инде, шәһәргә якын урнашкан җирлекләрдә яшәүчеләрнең сайлауда катнашуларын тәэмин итү бөтенләй мөмкин түгел дисәң дә була.
Яңа торак комплексларында авылга хас проблемалары юк: монда юллар, балалар мәйданчыклары, яктылык бар, су белән тәэмин итү җайга салынган. Яңа төзелгән бистәләрдә яшәүчеләргә бернинди сайлаулар да, үзара салым да, референдум да кирәкми! Әмма монда да үзара салым исәбенә кайбер мәсьәләләрне хәл итеп булыр иде, мәсәлән, кышын юлларны кардан чистартуны, җәен территорияләрдәге үләнне чабуны тагын да сыйфатлырак итеп башкарып булыр иде.
Халыкның сайлауда пассив катнашуы аркасында үзара салым буенча референдумнарны Шигали, Богородск һәм Кощак җирлекләрендә үткәрмәү турында карар кабул ителде.
Моннан тыш, җирле депутатлар тагын бер мәсьәлә буенча фикер алыштылар. Районда сукбай хайваннар проблемасы актуаль кала. Ел башыннан Питрәчтә генә дә 100дән артык сукбай эт ауланган. Бу максатлар өчен бюджетка салынган акчалар беткән. Бу проблема район җитәкчелеге контролендә. Якын арада аны хәл итү юллары табылачак.
Тиздән районда “Безнең ишегалды” республика программасы тормышка ашырыла башлаячак. Ул 2015 елга кадәр төзелгән һәм ремонт таләп итүче барлык күпфатирлы йортларның ишегаллары өчен билгеләнгән. Хәзер ишегалларындагы җитешсезлекләрне ачыклау бара, бу эш 1 ноябрьгә кадәр тәмамланырга тиеш. Аның барышында һәр ишегалдында нинди эшләр башкарырга туры киләчәген билгеләячәкләр. Программа өч еллык булачак һәм 2020 елдан башланачак. Уникаль проектны гамәлгә ашыруга республикада 50 миллиард сум акча тотылачак. Программада катнашучы барлык ишегаллары исемлеген без 1 ноябрьдән соң бастырып чыгарачакбыз һәм бу хакта тулырак газетабызның алдагы саннарында сөйләячәкбез.


Питрәчтә үзара салым буенча референдум 8 декабрьдә узачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса