Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Питрәчтән ерак түгел чупакабра тотканнар

Билгесез хайван Нагорный поселогында яшәүчеләрне террорлаган. Кешеләр чакырылмаган кунакка ау оештырганнар.

Билгесез булган ерткыч Казан астындагы Нагорный поселогында яшәүчеләрнең ишегалларына иялеп киткән. Берничә көн эчендә җанвар башта өч дистә тавыкны буып үтергән, ә аннары бөтенләй сарайның өстен аска китергән.

Иртә белән корылмада яшәүче куяннарны ашатырга килгәч, хуҗалар шаккатканнар. Идәндә үтерелгән хайван түшкәләре җәелеп яткан, аларның бер өлеше хәтта читлектән чыгарга өлгермичә үлгән. Читлекләр ватылган һөм кимерелгән булган. Шул чагында җанварны юкка чыгарырга хәл иткәннәр дә.

Берничә көн элек аны бөтен дөнья белән, кем нәрсә белән - сәнәктән алып мылтыкка кадәр кораллана ала, шуның белән коралланып күзәтеп йөргәннәр. Күзәтү нәтиҗә биргән. Җанвар кич белән, күзәтү астында булган урамда күренгән һәм аны шунда ук атып үтергәннәр.

Шаһитләрнең тасвирламалары буенча, монда аңа чупакабра дигән атама бирелгән ерткыч овчарка зурлыгындагы төлке үзенчәлекләре белән булган эткә бик охшаган булып чыккан. Гади эттән ул кыскарак алгы аяклары һәм арткы аякларда хәрәкәт итү ысулы һәм шулай ук бик һөҗүмчән булуы белән аерылып торган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса