Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Питрәчтән Товкалевлар гаиләсе алтын туйларын билгеләп үтә

6 августта аларның гаилә корып яши башлауларына 50 ел булды

Гомер көзен тормыш иткән кешең белән иңне-иңгә куеп бергә каршылау олы бәхеттер ул. Любовь белән Петр Товкалевлар гаиләсе әнә шундый бәхетле парларның берсе. 6 август көнне алар Алтын туйларын билгеләп үтәчәкләр.

Моннан 50 ел элек кавышкан вакытларында зурлап туй үткәрергә мөмкинлекләре булмаган аларның. Яшьләр әти-әниләренә авырлыклар тудырасы килмәгәнгә туй мәҗлесе ясап тормаган. Аңа карамастан, менә инде ярты гасыр бер-берсенә тугры булып, бер-бер артлы өч бала үстереп, гаилә учагын саклый алганнар. 

Люба апа белән Петр абый икесе дә Кәвәл авылында туып-үскән. Люба апа Казанда сату-алу өлкәсендә урта һөнәри белем алса, Петр абый Казан дәүләт аграр университетында инженер һөнәрен үзләштергән. Икесе дә тырыш, белемгә омтылучы өметле яшьләр. Петр абый бер урынга дүрт кешелек конкурсы булган уку йортына физика буенча олимпиадада җиңү яулап, конкурстан тыш кына керә хәтта. Казанда укыган вакытта икесенә дә туган авылларына кадәр бергә дә кайтырга туры килә. Авылга кадәр өч чакрым юлны узганда Петр абый кызның сумкаларын күтәрешеп кайта торган булган.


- Ул вакытта, бу егет минем ирем булыр, дип күз алдыма да китермәгән идем, - дип елмая Люба апа. Петр абый аны инде шул вакытта ук күзләп куйган булган. Ә бер көнне авыл клубында оештырылган бию киченнән соң озата кайткан. 
- Минем читтән кыз эзлисем килмәде. Үз авылымныкы булуын теләдем. Люба бик ачык йөзле, матур күңелле, оптимист кеше иде. Менә шул сыйфатлары башка кызларны бер читкә этәрде дә куйды, - ди Петр абый.
Ә Люба апаны булачак ире мәрхәмәтле, дөреслек яклы булуы, башкаларга булышуы, һәрвакыт елмаеп торуы белән җәлеп иткән.   


- Безнең мәхәббәт кисәк янып китмәде, андыйлар тиз пыскып сүнә ул. Әкренләп кенә хисләребез артты. Без әле дә бер-беребезгә гашыйк булып торабыз. Петр кочаклап китсә, күңелләрем күтәрелә. Озак еллар бергә яшәгәч, бер-береңнән башка тормышны күз алдына китерү дә кыен икән, - ди Люба апа.  


Яшь парлар бер ел тирәсе очрашып йөриләр дә – 1972 елда гаилә коралар. Өйләнешкәннән соң Петр абый Чыты авылындагы колхозга, Люба апа КБОга эшкә урнаша. Биш ел шунда торалар, уллары Геннадий белән Вячеслав туа. Бераздан Питрәчкә күченәләр, анда кызлары Светлана туа. Петр абый СПТУда директор урынбасары булып та, Шихазда совхозында инженер булып та эшли. Люба апа 20 ел РАЙПОда хезмәт итә. Ул таралгач, әле тагын 14 ел СМУда эшли. Үз куллары белән Питрәчтә таш йорт торгызалар. Хәзер ул йорт тирәсендә алар яшь чакта утыркан алмагач, чия, слива агачлары үсеп утыра. Әби-бабасы янына килгән алты онык, дүрт оныкчык әлеге агачлар биргән җимешләр белән сыйлана.


- Менә шулай сизелми дә илле ел узып киткән. Тормышның тәмен белеп яшәргә кирәк. Өлгерермен әле, дип уйлыйсың, ә гомер бик тиз үтеп китә. Бергә яшәгән һәр елның кадерен белергә кирәк, - ди Люба апа.  
Петр абый да, Люба апа да кечкенәдән эш сөеп үсәләр. Мәктәп чорында колхозда да эшләргә, көтү дә көтәргә туры килгән аларга. Ата-анасы эш белән тәрбияләгән. Товкалевлар үз балалары тугач та, шул ук традицияләргә тугры калып, балаларын хезмәт белән үстерергә тырышкан.


Товкалевлар фикеренчә, бәхетле, озын гомерле гаилә сере – бер-береңне рәнҗетмәүдә.
- Үпкәләшеп, озак вакыт бер-берсе белән аралашмый торган парларны аңламыйбыз без. Тормыш булгач, төрле хәлләр була, ләкин ачуланышкан очракта да, үпкәбез биш минуттан озагракка бармый. Кем гаепле – шул беренче килеп гафу үтенә. Бәхәсләшкән очракта да бер-беребезгә җайлап үз фикеребезне аңлатып, дәлилләребезне китерергә тырышабыз. Барлык проблемаларны да уртага салып хәл итәбез, киңәшеп эшлибез, - ди алар.
Шулай булмый, ни! Әнә бит Петр абый, Люба ападан башка өстәл артына утырып ашый да алмый. “Синнән башка тамак туймый, хатын”, - дип елмая. Ир белән хатын гаилә тормышында 50 еллык тәҗрибәсе белән уртаклашып, яңа тормыш башлаган парларга да киңәшләр бирә. 


- Ирне – ир иткән дә хатын, юк иткән дә – хатын. Безнең холык барыбер сыгылмалы, ир-атны җайлый беләбез. Аннан соң, хатын-кызларга дөнья куам, дип артык чапмаска киңәш итәр идем мин. Гүзәл затлар андый эшләр өчен яратылмаган. Тормыш йөген ир-ат тартырга тиеш, - дип үз киңәшен бирә Люба апа. 
- Ир-атларга киңәшем шул – никахтан соң син өйләнгән кеше икәнеңне башыңа сеңдереп куерга тиешсең. Шулай була икән, димәк, гаилә тормышы да дус-тату барачак. Арбага җигелдеңме – тартырга кирәк! – дип кушыла Петр абый. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса