Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Профилактика чараларын көчәйтәчәкләр һәм камилләштерәчәкләр

Узган атнада Питрәчтә янгында 68 яшьлек хатын-кыз һәм аның 46 яшьлек улы һәлак булды. Районда кабат гадәттән тыш хәлләр буенча комиссия чакырылды. Киңәйтелгән утырышны район башлыгы Илһам Кашапов алып барды, анда ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының дәүләт учреждениесе профилактика эшләре һәм күзәтчелек эшчәнлеге идарәсе башлыгы урынбасары Максим Трущин катнашты.

- Мин районда алып барыла торган профилактик эш белән таныштым, күрелгән чараларның күп булуына да карамастан, янгыннар белән бәйле хәл катлаулы кала, - дип билгеләп үтте Максим Трущин.
Гадәттән тыш хәлләр комиссиясе эш нәтиҗәләре буенча профилактика чараларын көчәйтергә һәм камилләштерергә дигән карарга килде. Шундый чараларның берсе – профилактика группалары булдыру. Аның составына янгын хезмәте, күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше, полиция, халыкны социаль яклау хезмәте хезмәткәрләре, балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссия әгъзалары һәм башка белгечләр керәчәк. Алар күп балалы гаиләләр, ялгыз картлар, социаль имин булмаган гражданнар яшәгән йортларны йөреп чыгачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса