Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Һәр гаиләнең үз герое

Бу көннәрдә без Бөек Ватан сугышында катнашучыларның – абыйэнеләребезнең, ата-бабаларыбызның, карт бабаларыбызның батырлыкларын искә алабыз. Питрәч авылыннан Плотниковлар гаиләсе үз геройлары турында сөйләде.

Гүзәл Плотникова өчен 9 Май – бик үзенчәлекле һәм истәлекле дата. Ул Җиңүнең 30 еллыгын бәйрәм иткән вакытны беркайчан да онытмаячак, ул чакта парадта әтисе үзенең кечкенә кызын иңнәренә утыртып йөргән.

- Минем әтием Гайсә Исламович Тимербаев сугышны Үзбәкстанда каршы ала, - дип уртаклаша ул геройның биографиясе белән. - Аңа 17 яшь булган. Фронтка 18 яшьтән генә алганнар. Ул үзен бер яшькә олырак итеп күрсәтеп, 1942 елда үз теләге белән сугышка киткән. Польша шәһәрләрендә, Көнбатыш Украинада, Балтыйк буенда булган. 1950 ел ахырында гына демобилизацияләнгән. Аның медальләре бар, сугышта яраланган, контузия алган, шуның аркасында бер колагы ишетмәде. Кызганыч, якты дөньяны бик иртә калдырып китте, аңа 60 яшь тә тулмаган иде.

Гүзәл Гайсовна әтисенең сугыш турында сөйләргә яратмавы турында әйтте. Немецлар яулап алган шәһәрләрдә  балаларның ачыргаланып елауларына үзәкләре өзелүе турында сөйләгәнен хәтерлим. Аның абыйсын Автах Тимербаевны сугышка 1941 елда алалар. Ул Ленинград фронтының разведкасына эләгә. Ул бик  мәрхәмәтле, изге күңелле кеше була. Сугыштан соң аны бер солдат, Татарстан кешесе эзләп таба, Автах Тимербаев аны яраланганнан соң яу кырыннан алып чыккан булган. Шул чакта ул аңа гомерен саклап калган өчен рәхмәтләрен җиткерә. - Тагын бер гаҗәеп очрак турында сөйләп үтәсем килә. Абыем  Уфада булганда, хәрби әсирләрнең берсе аңа акцент белән русчалап: «Рәхмәт, үтермәгән өчен», - дип кычкыра. Аннары абыем барысын да исенә төшерә: ул бу ир-атны  кулга  алгач, тегесе качып китәргә уйлаган. Аны туктатып калу өчен, Совет солдаты аның үкчәсенә ата. Ул моны бу кеше исән калсын өчен махсус эшли, - дип  сөйли солдатның  туганнан туган сеңлесе.

Гүзәл Гайсовна геройларның фоторәсемнәрен, шулай ук әтисенең фронттан язган лирик шигырьләре һәм такмаклары тупланган көндәлекләрен кадерләп саклый. Ул еш кына аларны үзенең кече улы Тимерлан белән укый һәм саргаеп беткән рәсемнәрне күрсәтә.

- Мин балаларның аларны белүләрен һәм горурлануларын телим, - ди Гүзәл Гайсовна.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса